Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә пенсияләрнең реаль күләме кимегән


Кешегә дәүләт билгели торган пенсия күләме артса да, чынлыкта пенсионерларның керемнәре кими.

Русиядә дәүләт тарафыннан билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме июньдә 15 822 сум тәшкил иткән. Бу санны Росстат китерә. 2020 елның июне белән чагыштырганда пенсия 5,6 процентка үскән. Әмма реаль акчалар белән караганда елның беренче яртысында пенсияләр кимегән, дип яза Коммерсант.

Быелның гыйнвар аенда урача пенсиянең реаль күләме 2020 ел гыйнварына караганда 0,4 процентка арткан булган. Ләкин шуннан соң ул ай саен кимеп барган – февральдә 0,1 процентка, мартта – 0,2 процент, апрельдә 0,1 процентка, майда 0,5 процентка кимегән, июньдә исә 0,8 процент кимү күзәтелгән.

Уртача пенсиянең реаль күләме пенсионерның яшәү минимумына һәм уртача хезмәт хакына нисбәттә исәпләп чыгарыла.

Шул ук вакытта русияләр картлыкка дип саклаган акчаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына илтә. 2021 елның июненә шундый фондларга салынган акчалар күләме моңарчы булмаганча үсеп, 3 триллион сумга җиткән. Хәзерге вакытта табигый сәбәпләр һәм кешеләрнең Русия пенсия фондына күчүе аркасында бу сумма әкренләп кими бара, диелә.

2020 елның сентябрендә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Эльмира Зарипова республикада пенсиянең уртача күләме 14,6 мең сум дип сөйләгән иде. Татарстан үзенең пенсионерларына Русиядә иң түбән диярлек яшәү минимумы билгели – сигез мең сум тирәсе. Моның өчен республика җитәкчелеге тәнкыйтьләнә. Яшәү минимумы 2018 елдан бирле арттырылмый. Узган елда Татарстан Дәүләт шурасы бу сумманы арттырудан тагын баш тартты – 2021 елда ул элеккечә 8232 сум тәшкил итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG