Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ливерпуль ЮНЕСКОдан чыгарылды. Казан Кирмәненә дә шул яныймы?


Казан Кирмәне янында соңгы елларда салынган "Ирек" мәчете һәм Казан изге ана иконасы чиркәве бәхәсләр уятты. Кирмән дөнья мирасы исемлегеннән чыгарылса, чит илдән туристлар саны кимүе ихтимал.

Узган айда ЮНЕСКО Британиянең Ливерпуль портын дөнья мирасы исемлегеннән чыгарды. Сәбәбе – шәһәр түрәләре тарихи портны төзекләндерергә җыена. Киләчәктә бу урында биек торак йортлар, "Эвертон" футбол такымы стадионы төзергә ниятлиләр. Ливерпуль ЮНЕСКО исемлегенә Казаннан бераз соңрак, 2004 елда дөньяның XVIII-XIX гасырдагы төп портларының берсе буларак кергән иде. Кытайда узган ЮНЕСКО саммитында яшерен тавыш бирү аша аның дөнья мирасы объекты статусын алдылар.

Ливерпуль артыннан ЮНЕСКО Стоунхенджны да дөнья мирасы исемлегеннән чыгарырга мөмкин. Бу һәйкәл янында җир асты тоннеле төзергә җыенулары белән бәйле.

Татарстанда бүген ЮНЕСКО исемлегенә кергән өч объект бар. Казан Кирмәне, Болгар һәм Зөя утравы. Соңгы икесе дөнья мирасы объекты булып танылганнан соң, алар янында яңа корылмалар төзелмәде. Ә менә Казан Кирмәне бәхәсләр уятып тора. 2000 елда ЮНЕСКО исемлегенә кергән кирмән янында соңгы елларда яңа корылмалар салынды. Казансу елгасы яр буенда "Ирек" мәчете сафка басты. Быел исә кирмән каршында ук Казан изге ана иконасы чиркәвен яңадан төзеп ачтылар. Бу корылмалар Казан Кирмәнен ЮНЕСКО исемлегеннән чыгарырга сәбәп була аламы? Ливерпуль үрнәге Казанга да янамыймы?

"Казан Кирмәненең саклау зонасын бозган өчен Париждан кискен тәнкыйть яңгыраган"

2019 елда ЮНЕСКОга Казан Кирмәненең саклау зонасы бозылуы хакында Марс һәм Муса Хәйруллиннар хәбәр иткән иде. 2018 елда ЮНЕСКО алардан Казансу елгасы буенда салынган "Ирек" мәчетенең Сөембикә манарасын һәм Губернатор сараен өлешчә каплавын раслаучы фотосурәтләр сораган. Ләкин әлегә зур үзгәрешләр күренмәде.

Марс Хәйруллин
Марс Хәйруллин

— Туганым, Франция ватандашы Муса Хәйруллин ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирына мөрәҗәгатеннән соң, Русиянең мәдәният министры Ольга Любимова президент Рөстәм Миңнеханов өчен барысын да тиешенчә эшләде. "Ирек" мәчете Казан Кирмәненең саклау зонасында салынган иде. Бу – әлеге оешма шартларын тупас бозу. Минем ЮНЕСКО белән язышкан хатлар бар. Бу корылмалар өчен Русиядә тышкы эшләр министры Сергей Лавров җавап бирә. ЮНЕСКО бу мәсьәләне күтәреп, ни өчен саклау зонасында мәчет салынуын сорады. Без бу мәчетнең ничек Казансу елгасыннан кирмәнне каплавын төшердек. Узган ел августында саклау зонасын үзгәрттеләр. Моның өчен Казан Кирмәнен ЮНЕСКО исемлегеннән алып ата алалар иде. Любимова саклау зонасын үзгәртү турында фәрман чыгарды, һәм мәчет урнашкан урынны саклау зонасыннан чыгарып куйдылар.

Киләсе елда Казанда ЮНЕСКОның сессиясе булачак

Нигәдер ЮНЕСКО Русия белән уен алып бара. Киләсе елда Казанда ЮНЕСКОның сессиясе булачак. Моңа кадәр утырыш Сәмаркандта узган иде. Анда да тупас рәвештә таләпләрне бозу булды. Төрбә янында ниндидер бина салып куйдылар. Элекке совет илләре белән алар либераль мөнәсәбәттә кала. Ә менә һәйкәлләрне күпкә яхшырак саклый торган Ливерпульне исемлектән чыгардылар. Минем шикаятькә җавап булмаячак, сез нәтиҗәләрен үзегез күрерсез диделәр. Нәтиҗәсе шул булды – Любимова саклау зонасын үзгәртеп куйды, диде ул Азатлыкка.

Хәйруллин Казан изге ана иконасы чиркәве кирмәннең саклау зонасына кермәвен әйтте, шуңа да православ гыйбадәтханәсенә сораулар була алмый, ди ул.

Безнең башка мәсьәләләр юкмы?

— Казанда яңа чиркәүне биегрәк итеп салмадылар. Мин белемем белән архитектор буларак бу чиркәү матур эшләнгән дип әйтәм. Эчендә булмадым. Яхшы осталар эшләгән. Кирәк идеме бу? Нәрсә, ихтыяри-мәҗбүри төстә чиркәүне торгызыр урынга, безнең башка мәсьәләләр юкмы? Ул биш катлы йортка терәлеп тора. Ләкин чиркәү саклау зонасында урнашмаган. Кирмәннең саклау зонасы Казансу елгасы буеннан бара, - ди Марс Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, "Ирек" мәчетен төзегән өчен "Париждан кискен тәнкыйть" яңгыраган. Хәзер Казан Кирмәненә ЮНЕСКО исемлегеннән чыгу куркынычы янамый дип саный ул.

— Хәзергә шартларны бозулар юк. Шушыннан соң Миңнеханов кирмән янында төзелеш алып баруга рөхсәт бирергә куркыр дип уйлыйм. Әгәр Кол Шәриф мәчете 2005 елдан соң салынган булса, кирмәнне ЮНЕСКО исемлегенә кертмәсләр иде. Кол Шәриф – бик матур мәчет, ләкин ул кирмәнгә төшкән ят космик объект. Кирмән – ул тулысынча урыс архитектурасы, анда бернинди татарлык юк"=, дип сөйләде Хәйруллин.

"ЮНЕСКО объекты дип чит ил туристлары килә"

Казан Кирмәненең ЮНЕСКО исемлегенә керүе корылмага зур дәрәҗә өсти. Ул аны Мисыр пирамидалары, Таҗ Махал кебек һәйкәлләр белән бер рәткә куя. Казан Кирмәне ЮНЕСКО исемлегеннән мәхрүм калса, бу туристлар санын киметмәсме? Казан гиды Раушания Миңнуллина сүзләренчә, ЮНЕСКО корылмалары аеруча чит ил туристларын җәлеп итә.

Раушания Миңнуллина
Раушания Миңнуллина

– ЮНЕСКО объекты дип күбрәк чит ил туристлары килә. Русиядә дөнья мирасы исемлегенә кергән 30 объект бар. Шуларның өчесе Татарстанда. Димәк, республика кызыклы тоела. Казан Кирмәне кайчандыр ЮНЕСКО исемлегендә булган, хәзер аннан чыкса да барыбер тарихи мәгълүмат калачак. 21 ел буена ул ЮНЕСКО объекты булып торган. Ләкин күп кеше бу исемлек буенча сәяхәт итми. Шуңа да әлеге вакыйга халыкның килүен киметмәс. Кирмәннең ЮНЕСКОдан чыгаруларын теләмим инде, әлбәттә. Гомумән, дөнья исемлегенә керү җиңел әйбер түгел. Әгәр дә безне таныганнар икән, бу зур мәртәбә.

Әлбәттә, ЮНЕСКО Казан Кирмәненең дәрәҗәсен күтәрә. Аның буенча сәяхәт итүчеләр бар. Әгәр бер объектны алсалар, Татарстанда барыбер ике ЮНЕСКО урыны калачак. Бу барыбер Татарстанга маршрут салуны киметми. ЮНЕСКОга карап сәяхәт итүчеләр бар. Ләкин Русия туристлары дөнья исемлегенә карап йөрми.

Казан Кирмәне – XVI гасырда салынган корылма. Туристлар, беренчедән, Кол Шәриф мәчетенә, икенчедән, Сөембикә манарасы дип килә, Благовещение чиркәвен карарга тели. Экскурсиядән соң туристлар ике гыйбадәтханәнең янәшә торуына гаҗәпләнә. Русия шәһәрләрендә кирмәннәр күп түгел. Бу Казан ханлыгы белән Русиянең кушылуның бер баскычы да булып тора бит", -диде Миңнуллина Азатлыкка.

Рәсми мәгълүматлар буенча, 2020 елда Татарстанга 1,9 млн турист килгән. Бу пандемия кадәрге чор белән чагыштырганда ике тапкырга азрак. 2019 елда исә республикада 3,6 млн кеше сәяхәт иткән. Ул вакытта Казанга 230 мең чит ил туристы килгән була. Алар арасында Кытай, Германия, Төркия, Украина, Беларус ватандашлары бар.

Ливерпульгә кадәр, 2007 елда ЮНЕСКО Оманда урнашкан гарәп антилопалары резерватын дөнья мирасы исемлегеннән чыгарган иде. 2009 елда Германиянең Дрезден шәһәрендәге Эльба аланы да ЮНЕСКО исемлегеннән алынды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG