Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә урман янгыннары Мәрмәрис шәһәренә җитте, өч кеше һәлак булды


Төркия, Манагват шәһәре яны
Төркия, Манагват шәһәре яны

Мәрмәристәге отельләрдән туристларны эвакуацияләргә әзерлек бара. 

Төркиядә Урта диңгез төбәгендә урманнарда чыккан янгыннарда өч кеше һәлак булды дип хәбәр итте илнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. 122 кеше яраланган, 58 кеше әлеге вакытта хастаханәләрдә ята.

Чәршәмбе Анталия төбәгендә башланган янгыннар Мугла вилаятенә килеп җитте. Урман янгыннары Мәрмәрис һәм Ичмелер шәһәрләре янында теркәлгән. Моннан тыш, Бодрум тирәсендә дә урманнар яна башлаган диелә.

Мәрмәристәге отельләрдән туристларны эвакуацияләргә әзерлек бара.

Урман янгыннары Төркиянең Манагват курорт шәһәреннән ерак түгел урманда башланды. Төбәктә 40 градуслы эсселек хөкем сөрә. Урманнар янында урнашкан йортлар, теплицалар, басулар, машиналар янды. Кайбер авыллардан кешеләр эвакуацияләнде.

Анталия шәһәре хакимияте янгын отельләргә зыян китермәс дип ышандырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG