Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден федераль дәүләт хезмәткәрләренә вакцина ясау турында игълан итте


Джо Байден
Джо Байден

Шул ук вакытта вакцинаны эштән җибәрү белән куркытып мәҗбүри ясарга җыенмыйлар.

АКШ федераль хакимиятенең барлык хезмәткәрләре дә COVID-19дан вакцина ясатырга яки даими анализ биреп торырга һәм вирус таралуга юл куймас өчен чаралар күрергә тиеш булачак. Бу хакта АКШ президенты Джо Байден игълан итте.

Федераль хакимият - зур эш урыны, һәм "дельта" штаммы аркасында авыручылар саны артканда Байденның бу адымы хосусый һәм башка оешмаларга үрнәк булып тора ала дип яза "Америка авазы".

Шул ук вакытта, чыганаклар сүзләренчә, вакцинаны эштән җибәрү белән куркытып мәҗбүри ясарга җыенмыйлар.

2020 ел саннарына караганда, Кушма Штатларда ике миллионнан артык дәүләт хезмәткәре бар.

34 министрлык һәм агентлыкны үз эченә алган дәүләт хезмәткәрләре һөнәр берлеге вакцина ясатканнан соң эшчеләргә ял бирергә чакырды.

АКШ коронавирус йоктыручылар саны ягыннан дөнья беренче урында. Пандемия башыннан илдә 35,5 миллион кеше авырды, 600 мең авыру үлде. Американың 50 процент халкы тулысынча вакциналанган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG