Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казанда Finiko оештыручысы Кирилл Доронин тоткарланган


Кирилл Доронин
Кирилл Доронин

Хәзерге вакытта зыян 70 миллион сум дип исәпләнә, белгечләр чынлыкта бу сумманың күпкә зуррак булуын фаразлый.

Казанда финанс пирамидасы булып танылган Finiko оешмасын төзегән Кирилл Доронин тоткарланган. Моның турында үз чыганакларына сылтанып "Бизнес Онлайн" һәм "Татар-информ" хәбәр итте. Тәртип саклау оешмаларыннан әлегә рәсми раслау юк.

"Татар-информ" мәгълүматларына караганда, Кирилл Доронинны эчке эшләр министрлыгының Губкин урамындагы Баш тикшерү идарәсенә сорау алуга чакыртканнар һәм шул вакытта тоткарлаганнар.

Татарстанда Русия эчке эшләр министрлыгы Баш тикшеренү идарәсе 2020 елның декабрендә үк җинаять эшен кузгаткан иде. Җинаять эше "зур күләмдә акча җәлеп итү эшчәнлеген оештыру" матдәсе нигезендә (җинаять кодексының 172.2 маддәсе) кузгатылды. Ул вакытта эш танылмаган кешеләргә карата ачылган булган.

Тикшерү фикеренчә, 2018 елның июненнән 2020 елның декабренә кадәр Finiko вәкилләре фонд базары, криптоакча базалары һәм төрле сәүдә мәйданчыкларында югары нәтиҗәле керемнәр сылтавы белән акчалар җәлеп иткән. Акча кертүчеләргә югары процентлы айлык керемнәр вәгъдә ителгән. Чынлыкта Finiko инвестицион эшчәнлек алып бармаган, дип саный тикшерү.

Хәзерге вакытта зыян 70 миллион сум дип исәпләнә, белгечләр чынлыкта бу сумманың күпкә күбрәк булуын фаразлый. Эчке эшләр министрлыгына 100дән артык гариза язылган. Доронин үзе Бизнес-онлайнга биргән әңгәмәсендә Finiko аша 800 меңнән алып 1 миллионга кадәр кеше узган дип белдерде.

Finiko оешмасы 13 июль көнне түләүләр туктатылуы турында белдерде һәм кулланучыларда акча кертү турында раслауны сорады.

4 июнь көнне Русия Үзәк банкы Finiko оешмасын финанс базарында канунсыз эшчәнлек билгеләре булган ширкәт дип тапкын. Финанс белгечләре аны финанс пирамидасы дип атый. Оешманы финанс пирамидасы дип Казакъстан да таныды. Ширкәт Татарстан халкында аеруча популяр.

Берничә көн элек блогер Андрей Алистаров Finiko башлыгы Кирилл Доронинның Төркия ватандашлыгын алганын белдерде.

Азатлык пандемиядән соң финанс пирамидаларының агрессив эшли башлавы турында язды. Бәйсез финанс киңәшчесе Ленар Рахманов мондый ялган финанс оешмаларының билгеләре турында сөйләде: яшерен эшчәнлек алып бару, лицензия булмау, югары табыш вәгъдә итү һәм башкалар.

Финанс пирамидасын ничек танып була
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG