Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка илдә сүз иреге "экстремизмга әйләнде" дип белдерде


Александр Лукашенка
Александр Лукашенка

Лукашенка сүзләренчә, илдәге матбугат чаралары "фетнә һәм канкоешка" чакыра һәм "курку атмосферасы тудыра".

Беларус президенты Александр Лукашенка төбәк түрәләре белән узган җыелышта илдәге сүз иреге, аның бәяләвенчә, "экстремистик эшчәнлеккә" әйләнде дип белдергән. Киңәшмә аның Минскидагы рәсми утарында уза дип хәбәр итә БелТА агентлыгы.

Лукашенка сүзләренчә, илдәге матбугат чаралары "фетнә һәм канкоешка" чакыра һәм "курку атмосферасы тудыра". Ул хакимиятләр әлеге вакытта "мәгълүмати кырда системлы эшне төгәлләп килә" диде.

Беларус хокук саклау оешмалары һәм махсус хезмәтләре дистәләгән журналистны кулга алды, илдә иң популяр "Тут.by" интернет басмасын япты, "Белстат" телеканалын экстремистик дип игълан итте, хокук яклаучылар тоткарлана. Шул ук вакытта түрәләр белән сөйләшкәндә Лукашенка хакимиятләр башкача уйлаучылар һәм төрле фикерләргә каршы көрәшми дип белдерде. "Аллаһ сакласын. Төрле фикерләрне кисәргә - ил бетә аннары", дигән ул.

Узган ел августта Лукашенка сайлаулардан соң алтынчы тапкыр Беларус президенты дип игълан ителде. Минскида һәм башка эре шәһәрләрдә протест чаралары узды. Дистә меңнәрчә кеше тоткарлары, меңнәрчә кеше кулга алынды яки илдән китте. Милиция йөрешләрне куып таратканда берничә кеше һәлак булды. Оппозиция тарафдарларын эшләреннән куалар, күпләрне илдән китәргә мәҗбүр итәләр. Президент сайлауның рәсми нәтиҗәләрен АКШ һәм Европа берлеге танымады. Икътисадның кайбер өлкәләренә, түрәләргә һәм Лукашенка даирәсенә санкцияләр кертелде.

Җирле хакимиятләр протестларны дәүләткә һөҗүм дип атый. Җомга киңәшмәдә Лукашенка көнбатыш илләренең "беларусларның технологияләр һәм төсле инкыйлаблардан көчлерәк булуына ачуы килә" дип белдергән. Шул ук вакытта протестларның беренче көннәрендә ул конституция реформасы ясап, аерым алганда, президент ролен киметергә дә вәгъдә биргән иде.

  • "Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы төзегән еллык матбугат иреге индексында Беларус 180 ил арасында 158нче урында тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG