Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росгвардиянең элекке җитәкче урынбасары алты ел колониягә хөкем ителде


Тикшерү мәгълүматынча, Милейконың хатыны Балашихада хәрбиләр өчен төзелгән йортта арзанга бүлмәләр алган. Анда соңрак чәчтарашханә ачылган.

Росгвардия башлыгының элекке урынбасары Сергей Милейко милек белән мошенниклык кылуда гаепле дип танылган һәм алты елга гомум тәртипле колониягә хөкем ителгән. Хөкемне Реутов гарнизоны хәрби мәхкәмәсе чыгарды дип хәбәр итә Русия дәүләт агентлыгы РИА Новости. Милейко шулай ук запастагы генерал-лейтенант исеменнән мәхрүм ителә һәм 600 мең сум штраф түләргә тиеш була. Прокурор Милейкого сигез ел колония сораган булган.

Эшнең тагын бер фигуранты - Дзержинский исемендәге дивизиянең фатир-эксплуатация бүлегенең элекке җитәкчесе Кирилл Прокудин дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Милейко һәм Прокудин кылган гамәлләр аркасында барлыгы 9 млн 776 мең сумлык зыян салынган диелә.

Росгвардиядә тыл мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Милейко 2019 елда президент фәрманы белән вазифасыннан алынды. Аны 2020 елның октяберндә тоткарладылар.

Тикшерү мәгълүматынча, Милейконың хатыны Балашихада хәрбиләр өчен төзелгән йортта бүлмәләр алган. Анда соңрак чәчтарашханә ачылган. Фатирны башта Милейконың карт бер туганына документлаштырганнар, аннары арзан бәягә аның хатынына сатканнар диелә.

  • "Коммерсантъ" язуынча, Милейко тагын бер җинаять эшендә катнашырга мөмкин. Ул Росгвардиягә кием-салым сатып алуда мошшениклык кылу белән бәйле. Басма мәгълүматларынча, әлеге эштәге зыян күләме 700 млн сумга җитә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG