Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөснуллин Кырымда Азов диңгезе астында тозсыз су чыгарылуы турында белдерде


Марат Хөснуллин
Марат Хөснуллин

Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов Азов диңгезе астындагы су Кырым суүткәргечләренә җибәрерлек түгел, чөнки анда минераллар күләме югары дип белдергән иде.

Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин Азов диңгезе астындагы чишмәләрдән тозсыз су чыгарылуы турында игълан итте. Бу хакта ул 30 июльдә Кырымда эш сәфәре вакытында белдерде.

Аның сүзләренчә, әлеге вакытта суның сыйфаты тикшерелә. "Бүген безгә Азов диңгезе астыннан су чыгарылуы турында әйттеләр. Хәзер аның сыйфаты тикшерелә", дип китерә Хөснуллин сүзләрен ТАСС.

5 майда Русия вице-премьеры Кырымны су белән тәэминәр итәр өчен Азов диңгезендә июльдән коелар казу башланачак дигән иде. Геология эзләнүләре июньдә диңгез төбе астында тозсыз су барлыгын күрсәтте.

Июльдә Русия хакимиятләре Азов диңгезе астында су эзләү өчен тагын 300 миллион сум бүләчәк диелде.

Элегрәк бәйсез эксперт, геология-минералогия фәннәре кандилаты Юрий Медовар Крым.Реалии радиосы эфирында Азов диңгезе астыннан су чыгару турында "онытырга мөмкин" диде.

Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов Азов диңгезе астындагы су Кырым суүткәргечләренә җибәрерлек түгел, чөнки анда минераллар күләме югары дип белдергән иде.

Кырымда су проблемы

Украина Днепрның төп үзәнен ярымутрау белән бәйләүче Төньяк Кырым каналы аша Кырымның эчәр суга ихтыяҗын 85 процентка тәэмин итә иде. 2014 елда Русия аннексиясеннән соң ярымутрауга су җибәрелми башлады.

Кырымда су запаслары табигый су агымнарыннан барлыкка килгән сусаклагычлар һәм җир асты чыганаклары аша тулыландырыла. Экологлар белдерүенчә, җир асты чыгынакларыннан суны даими куллану ярымутаруда туфракның тозлануына китергән.

2020 елда Кырымда су тәэминаты белән бәйле хәл кискенләште. Явым-төшемнәрнең әз булуы һәм кышын кар күп яумавы корылыкка китерде ди Кырым галимнәре.

Август ахырыннан Акмәчеттә, Акмәчет һәм Бахчасарай районнарында су график белән бирелә башлады. Соңрак мондый тәртип Карасубазар, Карасубазар районы һәм өлешчә Алушта шәһәренә кертелде.

Кремль контролендәге Кырым башлыгы Сергей Аксенов Русия ярымутрауда су тәэминаты белән килеп туган вазгыятьне гадәттән тыш хәл дип танырга мөмкин диде. Ул шулай ук 2020 ел соңгы 150 елда иң коры ел булды дип белдерде.

Русия хакимиятләре яңа суүткәргечләр, суалгычлар төзү һәм скважиналар казу өчен миллиардлаган сумнар бүлеп бирде.

Берләшкән милләтләр оешмасының Украинадагы күзәтү миссиясе Кырым халкын су белән тәэмин итүдә тулысынча Русия җаваплы дип саный. Моны халыкара хокуклар таләп итә ди БМО миссиясе.

Рәсми Киев ярымутрауга Төньяк Кырым каналыннан су Кырым оккупациясе бетерелгәннән соң гына җибәреләчәк дип белдерә.

XS
SM
MD
LG