Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда су кытлыгы: күп районнар сусызлыктан интегә


Кырымда саегып калган су саклагычы
Кырымда саегып калган су саклагычы

Кырым сусызлыктан интегә, күп районнарда су график белән генә бирелә. Өч дистәгә якын шәһәр һәм авыл халкы суны иртән һәм кич ике-өч сәгатькә генә куллана ала һәм мондый районнар саны арта бара. Азатлык Кырымда су тәэминаты белән килеп туган вазгыятьне тикшерде.

Кырымда озакка сузылган корылык аркасында төп сусаклагычлар саегайды һәм ярымутрауның күп районнары сусызлыктан интегә башлады. Иң элек бу проблем Акмәчет һәм аның тирәсендәге авылларга кагылды. Әмма сентябрь башыннан мондый районнар саны арта башлады. Сентябрьдә су Акмәчет белән Акмәчет районында гына сәгатьләп бирелсә, хәзер Русия хакимияте өч дистәгә якын шәһәр һәм авыллар сусыз дип белдерә.

Кырым халкы сусызлыктан интегә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

Йөзәр меңләгән кеше суны сәгатьләп кенә ала

Ноябрьнең соңгы көннәрендә Кырымның Ялта шәһәр хакимияте дә төнен суны туктатып тору турында хәбәр итте. Ялта муниципаль берәмлегенә кергән 32 бистәдә якынча 142 800 кеше яши.

"Кырымның Көньяк яры водоканалы" Ялта төбәген су белән тәэмин иткән сусаклагычында нибары 17 процент су калды диде. Ноябрьдә яңгырлар яумады, җәй башында 70 процент тулы булган бу саклагычта курорт сезонында рекордлы дәрәҗәдә су тотылган, хәзер экономияләү тәртибе кертелмәсә, су ел башына кадәр генә җитәр ди водоканал вәкилләре.

Ялта янындагы су саклагычы, 30 ноябрь 2020
Ялта янындагы су саклагычы, 30 ноябрь 2020

Ялтадан 35 чакрымдагы Алушта шәһәрендә төнлә суны туктату тәртибе инде кертелгән иде, ләкин "Кырым суы" оешмасы шәһәр хакимиятенә көндез дә су бирүне алты сәгатькә туктатырга тәкъдим итә. Су сәгатьләп бирелә башлаган төбәкләрдә кимендә 500 мең кеше яши.

Башкортстан торбалары җирдә ята

Русия хәрбиләренең Карасубазарда урнашкан Тайган сусаклагычыннан суны Акмәчеткә җибәрү районның үзендә дә су кытлыгына китерде. 14 октябрьдән Карасубазарда су басымы киметелде, кайбер авыллар суны машинада гына атнасына бер-ике тапкыр китерә башладылар.

Карасубазар районына куратор итеп билгеләнгән Башкортстан 2015 елда искергән тимер торбаларны пластик торбаларына алмаштырып төзегән яңа магистраль, биш ел узса да, эшкә җигелмичә җирдә ята. Кырым хакимияте дә Кырымда искергән су торбаларын ремонтлау өчен миллионлаган сумнар бүлеп бирелде ди. Чынбарлыкта исә тишек торбаларны ремонтлау агач кисәген торбага кагу белән тәмамлана.

Булган су сыйфатсыз, туфрак тозлана

Русия гәдәттән тыш хәлләр министрлыгы институты тикшерүләре Кырымда суның сыйфаты начараю турында да белдерә. Мондый суны куллану Алушта, Ялта, Бакчасарай, Акмәчет, Кефе (Феодосия), Кизләү (Евпатория) төбәкләрендә хәвеф-хәтәр үсешенә китерә ала дип кисәтә.

Русия хәрбиләре Акмәчеткә торбалар суза
Русия хәрбиләре Акмәчеткә торбалар суза

Галимнәр җирасты сулары болай чиксез чыгарылып барса, алар урынына тозлы сулар күтәрелер, җир бөтенләй бозылып анда берни үсмәс дип кисәтә.

Диңгез суын тоздан арындыруның файдасы булырмы?

Альтернатива буларак диңгез суын тоздан арындыру алымы каралырга мөмкин. Ләкин Сергей Аксёнов барыбер бөтен өметебез Кырымның җирасты суларына ди. 2020 елның гыйнварында Кырымның яңа кураторы итеп билгеләнгән Русия хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин да диңгез суларын тоздан чистарту корылмасын төзү мәсьәләсен ахыргы чиктә генә карарбыз дигән иде.

Белгечләр диңгез суын тоздан арындыру күп энергия таләп итәчәк, чистартылган судан чыккан тозны утильләштерү, суны диңгез буеннан җибәрү зур проблемнар тудыра ала дип белдерә.

Шулай да ноябрь ахырында Кырым башлыгы суны тоздан арындыру өчен илдә беренче корылма төзелә башлануы турында хәбәр итте. Вазгыять, чынлап та, соңгы чиккә барып җиткән булса кирәк. Тик бу эшкә Көнбатыш чикләүләре киртә булырга мөмкин.

"Килешүләр имзаланмаса да, ширкәтләр эшкә кереште. Аларның исемнәрен әйтмим, чөнки санкцияләргә эләгү ихтималы бар. Корылма төзелешендә көнбатыш технологияләре кулланыла ала, тик төзелгән корылманы хезмәтләндереп торуны Кырымда үз өстенә алырга теләгән беркем юк", диде Аксёнов.

Русия хөкүмәте Кырымда су мәсьәләсен хәл итү өчен, шулай ук иске суүткәргечләрне алмаштыру, диңгез суын тоздан арындыру өчен тагын 50 миллиард сум бүлде дип хәбәр итте Кырым башлыгы.

Кырымда су проблемы

Украина Днепрның төп үзәнен ярымутрау белән бәйләүче Төньяк Кырым каналы аша Кырымның эчәр суга ихтыяҗын 85 процентка тәэмин итә иде. 2014 елда Русия аннексиясеннән соң ярымутрауга су җибәрелми башлады.

Кырымда су запаслары табигый су агымнарыннан барлыкка килгән сусаклагычлар һәм җир асты чыганаклары аша тулыландырыла. Экологлар белдерүенчә, җир асты чыгынакларыннан суны даими куллану ярымутаруда туфракның тозлануына китергән.

2020 елда Кырымда су тәэминаты белән бәйле хәл кискенләште. Явым-төшемнәрнең әз булуы һәм кышын кар күп яумавы корылыкка китерде ди Кырым галимнәре.

Август ахырыннан Акмәчеттә, Акмәчет һәм Бахчасарай районнарында су график белән бирелә башлады. Соңрак мондый тәртип Карасубазар, Карасубазар районы һәм өлешчә Алушта шәһәренә кертелде.

Кремль контролендәге Кырым башлыгы Сергей Аксенов Русия ярымутрауда су тәэминаты белән килеп туган вазгыятьне гадәттән тыш хәл дип танырга мөмкин диде. Ул шулай ук 2020 ел соңгы 150 елда иң коры ел булды дип белдерде.

Русия хакимиятләре яңа суүткәргечләр, суалгычлар төзү һәм скважиналар казу өчен миллиардлаган сумнар бүлеп бирде.

Берләшкән милләтләр оешмасының Украинадагы күзәтү миссиясе Кырым халкын су белән тәэмин итүдә тулысынча Русия җаваплы дип саный. Моны халыкара хокуклар таләп итә ди БМО миссиясе.

Рәсми Киев ярымутрауга Төньяк Кырым каналыннан су Кырым оккупациясе бетерелгәннән соң гына җибәреләчәк дип белдерә.

XS
SM
MD
LG