Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда су кытлыгы гадәттән тыш хәлгә китерде


Тайган су саклагычында су бетеп бара, июль 2018

Июль аенда Кырымның төрле районнарында каты яңгырлар яуган булса да, алар сусаклагычларын тутыра алмады. Су кытлыгы хакимиятләрнең бу мәсьәләне хәл итә алмавын күрсәтте.

Карасубазарда (Белогорски) Бөек Карасу елгасы һәм җир асты сулары белән тулыландырылып торган Тайган сусаклагычы инде дүрт ел буе су кытлыгы кичерә. Сәбәбе: Кырым аннексиясеннән соң бу сусаклагычыннан сулар ярымутрауның көнчыгыш һәм төньяк районнарына җибәрелә башлады, ләкин якынча 400 мең кеше яшәгән бу районнарда су мәсьләсен хәл итү өчен бу җитәрлек түгел.

Элек бу районнарга сулар Украинаның Днепр елгасыннан Төньяк Кырым каналыннан килә иде, ләкин 2014 елдагы аннексиядән соң Украина бу каналдан су бирүне туктатты. Нәтиҗәдә беренче булып Кырымның авыл хуҗалыгы авырлык кичерә башлады. Монда элек җитештерелгән дөге, су таләп иткән башка үсемлекләрне үстерү туктатылды, ашлыкның азрак су таләп иткән сортларына күчә башладылар.

Май аенда саклагычта су күбрәк иде
Май аенда саклагычта су күбрәк иде

Гомумән, Төньяк Кырым каналы суларыннан файдаланган барлык районнар үзләренең авыл хуҗалыгы юнәлешләрен үзгәртергә, йә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүне туктатырга мәҗбүр булды.

Быелгы язда яңгырлар булмавы авыл хуҗалыгына зур зыян китерде. Кырымның Мәскәүдән куелган башлыгы Сергей Аксенов су кытлыгы сәбәпле июнь аенда Кырымның алты районында гадәттән тыш хәл режимы игълан иткән иде. Язгы корылык авыл хужалыгына 1 млрд. сумнан артык зыян китерде, диде ул.

Су кытлыгы авыл хуҗалыгыннан тыш Әрмәни базар (Армянски) шәһәрендә эшләп килгән һәм күп су таләп иткән "Титан" химия корылмасына да, монда яшәүче халыкка да авырлык тудырды. Аксенов монда Тайган су саклагычыннан сулар җибәреләчәк, су кытлыгы булмаячак дип вәгъдә итсә дә, су кытлыгы проблемы бетмәде.

Су кытлыгы беренче чиратта авыл хуҗалыгына суга
Су кытлыгы беренче чиратта авыл хуҗалыгына суга

Су кытлыгы көнчыгыш районнарда контрольсез скважиналар тишүгә дә китерде. Кырымның экология һәм табигый ресурслар министры Геннадий Нараев Кырымның җир асты сулары 50 елга җитәрлек дип белдерә. Әмма Кырымның авыл хуҗалыгы министры Андрей Рюмшин, "скважиналардан алынган сулар урынына тозлы сулар күтәрелә һәм җирләр тозланып авыл хуҗалыгы өчен яраксыз була башлады, бу хәл Джанкой районындагы Сиваш күле янында урнашкан авылларда күзәтелә. Бүген Акшейх, (Раздольненски), Ор (Красноперекопски), Джанкой районнарында су кытлыгы туды, ә кайбер урыннарда эчә торган су стандартларга туры килми", диде.

Ор (Красноперекопски) районында җир асты суларының запаслары да тик 2-3 елга гына җитәр дип фаразлана. Күп су таләп иткән Көнчыгыш Европада иң зур дип исәпләнгән "Титан" заводының су мәсьәләсен хәл итү өчен монда махсус сугару җайланмасы урнаштыру турында уйлыйлар, ләкин аның бәясе 40млрд сум булганга мәсьәлә әлегә тукталып тора.

Кырымның алты районында гадәттән тыш хәл кертелде
Кырымның алты районында гадәттән тыш хәл кертелде

Су кытлыгы шартларында авыл хуҗалыгында канализация суларын чистартып үсемлекләрне сугаруга тоту проектлары да сынала башлады, ләкин мондый сулар белән сугарылган үсемлекләрдә кеше өчен нинди зыянлы матдәләр барын әлегә беркем дә сөйләми.

Кайбер районнарда мамык үстерү проектларын башлап җибәрергә әзерләнәләр, ләкин мамык үстерү өчен тагын да күп су кирәк. Үзбәкстанда сөргенлектә яшәгән кырымтатарлар моны яхшы белә. Алар элек-электән суның бәясен яхшы белгән. Кырымда табигый чишмәләрнең тауларда, урманнарда чыгып торган урыннарын табып чистарткан, саклаган, аларны табигый рәвештә туплау урыннарын булдыру тәртибен гасырлар буе өйрәнгән, саклап килгән кырымтатарлар Кырымнан сөрген ителгәннән соң бу чишмәләрне саклаучылар, моның тәртибен белгән кешеләр калмады. Кырымтатарлар урынына Русиядән китерелгән килмешәкләрнең җирле гадәтләр белән таныш булмавы Кырымның табигый чишмәләре, коеларның юкка чыгуына, ул чорда су кытлыгына китергән иде.

Корылык авыл хужалыгына 1 млрд. сумнан артык зыян китерде
Корылык авыл хужалыгына 1 млрд. сумнан артык зыян китерде

Бүгенге көндә дә Кырымга читтән бу җирне белмәгән меңнәрчә яңа кешеләрне китерү сәясәте, тауларны шартлатып вәхшиләрчә талау, таш чыгару эшләре башкарылганда җир асты сулары юлларының юкка чыгу мәсьәләсе тагын да кискенләшә бара.

Украинадан Кырымга су җибәрелмәгән хәлдә Кырымда бу мәсьәләнең хәл ителәчәге икеле.

Июль аенда Кырымга Русиянең иминлек шурасы сәркатибе Николай Патрушевның килеп су мәсьәләсен контрольдә тоту таләбе дә бу мәсьәләнең гаять җитди ноктага барып җитүен күрсәтә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG