Accessibility links

дүшәмбе, 26 июнь 2017, Казан вакыты 08:33

Кырым низагы килеп чыкканнан соң су белән тәэмин итү тукталды, җирле хакимиятләр Украина белән бу мәсьәләдә килешә алмый. Бу хәл Кырым фермерларын бик авыр вазгыятькә куйды.

Кырым Русия кануннары нигезендә яңа шартларда яшәүгә никадәр ияләнергә тырышса да, объектив тормыш Кырым хакимиятләре алдына яңа мәсьәләләр чыгара. Бүгенге көндә андый иң кискен, җитди мәсьәләләрнең берсе – су мәсьәләседер. Чөнки су булмаса, Кырым далаларында яшелчә-җимеш җитештерү мөмкин булмаячак.

Далага сугару сулары еллар буе Днепр елгасыннан Төньяк-Кырым каналы аша килеп тора иде. Кырым низагы килеп чыккан соң су килми башлады, чөнки кайбер мәгълүматлар буенча җирле Кырым хакимиятләре Украина белән бу мәсьәләдә килешә алмый. Кырым еллар буе Украинага су өчен күчергән акчаны хәзер күчерми, аның Украина алдында су өчен бурычы да бар икән. Кырым бу мәсьәләдә Украинаны гаепли, имеш, Украина киртәләр куя ди, Украина исә – түләгез, ди. Шундый хәл Кырым фермерларын бик авыр вазгыятькә куйды.

Шундый фермерларның берсе, Сак районы мәҗлес рәисе Искәндәр Билялов белән “Азатлык” хәбәрчесе сөйләште.

– Искәндәр әфәнде, сез Сак районында фермерлык белән шөгыльләнәсез. Хәзер вазгыять нинди?

– Су мәсьәләсе бик авыр. Безнең Сак, Джанкой, Ички (Советский) районнарында яшәгән 70 процент кырымтатар халкыбыз Днепр суы белән бәйле, чөнки аларның күпчелеге бу җирләрдә авыл хуҗалыгы, бакчачылык, яшелчә, җимеш җитештерү белән шөгыльләнә, шуның белән яши. Украинадан су килмәсә, бу эш белән шөгыльләнгән кырымтатарларына бик авыр булачак.

– Ни өчен бу мәсьәлә хәл ителми?

– Белмим. Минемчә, бу сәясәт белән бәйле мәсьәлә. Мин бу хакта Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев белән дә сөйләштем. Ул мин сөйләшермән, ярдәм итермен дигән иде.

– Әмма мәсьәлә хәл ителмәдеме?

– Юк, бүгенгә хәтле мәсьәлә хәл ителмәде.

– Болай дәвам итсә, үсемлекләр сусызлыктан корып зыян булачакмы?

– Беләсезме, әле ике атна бар, ләкин инде күп урыннарда игелгән игәннәр юк булды, чөнки Сак районында яңгырлар да бик әз булды. Әгәр дә тагын ике-өч атна су булмаса, соң утыртыла торган кышкы игенлекләрне дә утыртып булмаячак. Димәк, кешеләребез акчасыз кала, казаннары яхшы кайнамаячак (ашлары әз булачак). Вазгыять безнең халкыбыз өчен бик авырлашачактыр.

– Днепр суы килмәсә, суны башка юл белән китерергә мөмкин түгелме?

– Беләсезме, монда элек булган су скважиналарын бетонламаганнар, тампонлаганнар иделәр. Аларны ачу – бер мәсьәлә. Аннары суны скважинадан алу өчен электроэнергия өчен түләүләр зур булачак. Элек электроэнергия тиен хисабы иде, ә хәзер бик кыйммәт. Болай итеп үстерелгән җимеш-яшелчә бик кыйммәт булачак. Фермерлар өчен бу файдасыз. Украина электроэнергия өчен дә бәяне арттырса, нәрсә булачак – белмим. Бу бөтен халык өчен авыр булачак дигән сүз, ләкин безнең авыл җирләрендә яшәгән халкыбыз өчен тагын да авыр булачак.

– Ничек уйлыйсыз, Кырым хакимияте су мәсьәләсен хәл итә аламы?

– Аны мин белмим.

Видео: Кырымның төньягындагы Джанкой шәһәреннән өстәрәк Төньяк Кырым каналына Днепр елгасы суы тулган булса да, Курман (Красногвардейски) янында аннан аерылып китүче сугару каналы төбенә кадәр кипкән.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG