Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Хөснуллин Кырымның яңа кураторы итеп билгеләнде


Марат Хөснуллин
Марат Хөснуллин

Русия хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин Кырымның яңа кураторы итеп билгеләнде. Бу хакта Кырым башлыгы Сергей Аксенов журналистларга хәбәр итте.

"Мин узган атна Русия хөкүмәте рәисе Владимир Мишустин белән сөйләштем һәм без Марат Хөснуллин Кырымның яңа кураторы булачагы хакында килештек", дип хәбәр итте Кырым башлыгы Сергей Аксенов.

Куратор алмашуына карамастан, Кырым башлыгы барлык програмнар һәм килешүләр тулысынча үтәлечәген искәртте. "Мин аның белән инде сөйләштем. Каралган барлык програмнар үтәләчәк, бернинди үзгәрешләр булмаячак. Премьер-министр барлык карарларны яклый. Югары дәрәҗәдә ике яклы эшчәнлеккә юл салынды, бергә алга таба барабыз", диде Аксенов.

Татарстанда туган Марат Хөснуллин узган атна Русия вице-премьеры булды. Моңа кадәр ул Татарстан төзелеш министры, Мәскәү мэрының төзелеш һәм архитектура урынбасары вазифасында эшләгән иде.

Элекке хөкүмәттә Кырым эшләре белән вице-премьер Дмитрий Козак шөгыльләнде.

2015 елда Мәскәүдән чакырылып Кырымда Акмәчет шәһәренең баш архитекторы булып Эрнст Мәүлетов билгеләнгән иде. Аны Марат Хөснуллинга якын кеше дип атадылар. Әмма Мәүлетов вазифасыннан алынды. Аның рәсемен хәтта "Кырым түрәләренең хурлык тактасы"на элделәр.

XS
SM
MD
LG