Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан Тимур Сафин Токиода көмеш медаль алды


Тимур Сафин
Тимур Сафин

Тимур Сафин 2016 елда Риода-де Жанейродв узган Олимпиадада алтын алган иде.

Русия өчен чыгыш ясаучы Тимур Сафин Токиодагы Олимпиадада көмеш медаль алды.

1 августта иртән Тимур Кирилл Бородачев, Антон Бородачев һәм Владислав Мыльников белән бергә рапира фехтованиесендә 45:41 исәбе белән Америка такымын җиңеп, финалга чыккан иде.

Финалда алар Франция такымы белән очрашты. Нәтиҗәдә русияләр 28:45 исәбе белән җиңелеп, көмеш медаль алды. Бронз американнарга калды.

Бу – татар спортчыларның Олимпиададагы бишенче медале.

Токиодагы Җәйге Олимпия уеннарында 29 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм башка илләр исеменнән чыгыш ясый. Өчесе – Русия такымыннан Виктор Миңнебаев (суга сикерү), Юлия Кәримова (мылтыктан ату) бронз алды, Уфа кызы Аделина Заһидуллина Олимпия чемпионы исеменә лаек булды. Аделина белән бергә Казан кызы Марта Мартьянова да алтын медаль алды.

Бүген шулай ук Чечняда туып үскән, Татарстан полициясендә хезмәт иткән Имам Хатаев бокста бронз медаль алды.

Тимур Сафин 1992 елның 4 августында Ташкентта туган. Соңрак ул гаиләсе белән Уфага күчкән. Алар әле дә Башкортстан башкаласында яши. Тимурның әнисе Гөлсинә Сафина тумышы белән Татарстанның Әлки районы Түбән Биктимер авылыннан.

Тимур Сафин рапирада такым белән ярышларда Олимпия чемпионы (2016), шәхси ярышларда Олимпиада бронзын алган, ул шулай ук дөнья һәм Европа чемпионатларында призлы урыннар иясе. Русиянең халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры.

Былтыр коронавирус пандемиясе башлангач ул волонтер булып эшләде, онлайн рәвештә махсус курслар узып, таныклык алды һәм Уфада картларга ярдәм итте, аларга азык-төлек, дарулар китерәде, чүпләрен чыгарды, башка вак үтенечләрен үтәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG