Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус спортчысы Кристина Тимановская Польшадан сәяси сыену сораган


Кристина Тимановская
Кристина Тимановская

Аны Беларус җитәкчелеген тәнкыйтьләгәннән соң ярышлардан читләштерделәр, Беларуска кайтарырга теләделәр. Тимановская әлегә Япониядә калды.

Беларус җиңел атлетикасы спортчысы Кристина Тимановская Польшада сәяси сыену алыр өчен документларын тапшырган. Моның хакта "Настоящее Время" эфирында Беларусның спорт теләктәшлеге фонды җитәкчесе Александр Опейкин белдерде.

Аның сүзләренчә, Тимановская хәзер Токиода, ул медиа һәм Халыкара олимпия комитеты белән аралаша. Сәяси сыену турында гариза инде бирелгән, диде ул.

"Аның белән барысы да яхшы. Ул үзен яхшы гына тота, аңлашыла, бу спортчы өчен генә түгел, гади кеше өчен дә бик стресслы хәл, мондый басым күрү авыр. Аны ярашлардан читләштерү ниндидер объектив һәм реаль сәбәпләргә бәйле түгел, бу гап-гади административ әмер иде", диде Опейкин.

Франция тышкы эшләр министрылыгы сәркатибе Клеман Бон исә үз чиратында Тимановскаяга сәяси сыену бирү "Европа өчен мәртәбәле эш булыр иде" дип белдерде.

1 август көнне Беларус олимпия комитеты Кристина Тимановскаяны ярышлардан читләштерде. Спортчы комитет вәкилләре аны Беларуска кайтырга мәҗбүр итәләр, дип белдерде. 2 август көнне Тимановкая 200 метрга йөгерештә катнашырга тиеш булган.

Токио һава аланына килгәч, Тимановская полициягә мөрәҗәгать итте, Халыкара олимпия комитетыннан ярдәм сорап видео яздырды. Ул Беларуста сәяси эзләрлекләүдән куркуын белдерде, Япония полициясе ярдәмендә ул Токиода кала алды.

Ярышлардан читләштерүне Тимановская Беларус җитәкчелеген тәнкыйтьләве белән аңлатты. Спортчыны ул әзерләнмәгән дистанциягә куярга җыенганнар булган, әлеге дистанция спортчыларын элегрәк уеннардан читләштергәннәр, Тимановская бу эштә Беларус спорт түрәләрен гаепләп чыкты.

"Ник и Майк" аноним телеграм каналы Тимановскаяның спорт түрәләре белән сөйләшү аудиосын чыгарды. 19 минут дәвам иткән аудиода алар елый торган спортчы кызны Токиодан Беларуска кайтып китәргә өнди.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG