Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВЦИОМ: Русиядә сайлауга йөрүчеләр саны соңгы 17 елда рекордлы дәрәҗәдә кимегән


Сораштыруга эләгүчеләрнең 45 проценты беркайчан да иҗтимагый тормышта катнашкан булмады дип белдергән.

Сайлауга йөрүче русияләр саны соңгы 17 елда иң түбән дәрәҗәгә төшкән диелә Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләрендә. 2004 елда респондентларның 55 проценты теге яки бу сайлауда катнашуларын белдерсә, 2021 елда мондыйлар саны 22 процент кына булган. 17 ел эчендә шулай ук сайлау кампанияләре оештыручылар саны да (8 проценттан 5 процентка), митинг һәм пикетларда катнашучылар да (5тән 3 процентка) кимегән.

Сораштыруга эләгүчеләрнең 45 проценты беркайчан да иҗтимагый тормышта катнашкан булмады дип белдергән. 2011 елда бу 61 процент тәшкил итә иде. Русияләрнең иҗтимагый активлыгы бигрәк тә 2004 һәм 2007 елларда зур булган. Ул вакытта иҗтимагый тормышта катнашмаучылар саны 32 һәм 39 процент тәшкил иткән.

2021 елда иҗтимагый һәм сәяси тормышта катнашмауның беренче сәбәбе дип (28%) вакыт юклыгы аталган. Икенче урында - сәясәт белән профессионалларга гына шөгыльләнергә тиеш дигән фикер (20%) һәм ил президентына ышаныч (19%).

Респондентларның 16 проценты аларның сәясәттә катнашуы бернәрсә дә үзгәртмәячәк дип саный. Бу 2007 елдан бирле иң зур күрсәткеч. Президентка ышаныч күрсәткече 14 ел эчендә ике тапкырга диярлек арткан. 2007 елда ул 10 процент булган. 2007 елдан бирле иң әз кеше - бары 15 проценты кына сәяси һәм иҗтимагый тормыш аларга кызык түгел дип белдергән.

Сораштыру 11 июльдә 18 яшьтән өлкән 1,6 мең русияле арасында телефон аша уздырылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG