Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта югалган "Беларус йорты" җитәкчесенең үле гәүдәсе табылган


Виталий Шишов
Виталий Шишов

Полиция үлемнең бөтен сәбәпләрен дә, шул исәптән үз-үзенә кул салуга охшатып башкарылган үтерү ихтималын да тикшермәкче. 

"Украинада Беларус йорты" башлыгы Виталий Шишов Киевта асылынган килеш табылган. Ул 2 августта югалган иде.

Сишәмбе шәһәр полициясе хәбәр итүенчә, Шишовны үзе яшәгән йорттан ерак түгел паркта тапканнар. Кесә телефоны һәм шәхси әйберләре үзе белән булган. "Алдан уйлап башкарылган үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан. Полиция үлемнең бөтен сәбәпләрен дә, шул исәптән үз-үзенә кул салуга охшатып башкарылган үтерү ихтималын да тикшермәкче.

Виталий Шишов дүшәмбе йөгерергә чыгып киткәннән соң югала. "Беларус йорты" матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аның телефоныннан берничә "буш" шалтырату булган. Ягъни шалтыратуга җавап бирү белән, алар өзелгән дип яза Интерфакс.

"Беларус йорты"ның телеграм каналында Шишовны күзәтәләр иде дип белдерелә. Шишовның танышлары йөгергән вакытта үзен күзәтүләрне сизә иде дип хокук яклаучыларга сөйләгән. Аңа һәм аның йөргән кызы янына шикле кешеләр килеп, сөйләшү башларга да теләгән. Бу хакта "Настоящее время" телеканалы хәбәрендә әйтелә.

"Беларус йорты" белдерүендә Шишов үлеме - "беларус режимына куркыныч булган кешене юк итү буенча чекистларның планлаштырылган операциясе" дигән фикер әйтелә.

  • "Украинада Беларус йорты" - сәүдәгә корылмаган иҗтимагый оешма. Ул Беларустан Украинага качкан кешеләргә торак, эш табарга ярдәм итә. Беларусның Речица шәһәрендә туган Виталий Шишов былтыр августта Беларус президенты сайлаудан соң Украинага күчеп китә.
  • Әлеге сайлауныд рәсми нәтиҗәләре һәм анда Александр Лукашенканың җиңеп чыгуы илдә протестларга китерде. Көнбатыш илләре Лукашенканы кануни сайлап куелган президент буларак танымый башлады. Аңа һәм аның даирәсенә сайлаулардан хәрәмәләшүләр һәм протестларны кырыс бастыру өчен санкцияләр кертелде.
  • Былтыр көздән башлап кайбер илләрдә Беларус йотлары ачыла башлады. Мондый беренче йорт Варшавада оештырылды. Әлеге оешмаларның төп максатлары - үз илләреннән качарга мәҗбүр булган беларусларга ярдәм итү.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG