Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спортчы Яна Максимова Германиядән Беларуска кайтмаска карар кылган


Моңа кадәр Беларустан "Витязь" гандбол клубы тренеры Константин Яковлев та китүе дә хәбәр ителгән иде.

Беларус җиңел атлеты Яна Максимова гаиләсе белән Беларуска кайтмаска хәл иткән. Әлеге карарны ул йөгерешче Кристина Тимановская белән Токиодагы Олимпиада вакытында килеп туган хәлдән соң кабул иткән. Бу хакта Максимова үзенең инстаграмында белдерде.

Хәзер спортчы Германиядә тора. Ире Андрей Кравченко да Беларуска кайтудан баш тарта. Ул 2008 елда Олипиадада декатлонда (ун төрле ярыш) көмеш медаль алган иде. "Озак кына уйлагач без Беларуска кайтмаска булдык. Кызганычка, хәзер анда ирекне кенә түгел, гомереңне дә югалтырга була", дип язды Максимова.

Яна Максимова быел июньдә Беларус беренчелегендә җиңде, ләкин квалификация нормативын тапшыра алмаганлыктан Олимпиадада катнашмады.

Элегрәк "Наша Нива" басмасы Беларустан "Витязь" гандбол клубы тренеры Константин Яковлев та киткән дип хәбәр иткән иде. Июньдә ул килештерелмәгән ачык чарада катнашу өчен 15 тәүлеккә кулга алынды.

  • 1 август көнне Беларус олимпия комитеты спортчы Кристина Тимановскаяны ярышлардан читләштерүе билгеле булды. Спортчы комитет вәкилләре аны Беларуска кайтырга мәҗбүр итәләр, дип белдерде. 2 август көнне Тимановкая 200 метрга йөгерештә катнашырга тиеш булган.
  • Токио һава аланына килгәч, Тимановская полициягә мөрәҗәгать итте, Халыкара олимпия комитетыннан ярдәм сорап видео яздырды. Ул Беларуста сәяси эзләрлекләүдән куркуын белдерде, Япония полициясе ярдәмендә ул Токиода кала алды.
  • Ярышлардан читләштерүне Тимановская Беларус җитәкчелеген тәнкыйтьләве белән аңлатты. Спортчыны ул әзерләнмәгән дистанциягә куярга җыенганнар булган, әлеге дистанция спортчыларын элегрәк уеннардан читләштергәннәр, Тимановская бу эштә Беларус спорт түрәләрен гаепләп чыкты.
  • Япониядәге Польша илчелеге аңа һуманитар виза бирде. Ул спорт белән шөгыльләнүен Варшавада дәвам итә алачак. 4 августта Тимановскаяның Венага очуы билгеле булды. Аннан ул Польшага китәчәк диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG