Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел "Печән базары" фестиваленә 400дән артык гариза килгән


Әлмәттә узган "Печән базары" чарасында
Әлмәттә узган "Печән базары" чарасында

"Печән базары" фестивале ике көн дәвамында Казанда Кабан күле буенда узачак.

Татар яшьләре оештырган заманча шәһәр мәдәнияте фестивале, дизайн-маркет "Печән базары" быел 29-30 августта узачак. Бу турыда Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гүзәлия Гыйниятуллина белдерде.

"Быел Печән базары "Милли кием" бәйрәме белән бергә үтә. Бу бәйрәм быел икенче тапкыр уза, ул безнең фестиваленең максаты белән тәңгәл килә. "Печән базары" фестивале татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте дөньясындагы төп вакыйга булып тора. Быел ул тугызынчы тапкыр оештырыла" ди Гүзәлия.

Былтыр "Печән базары" кысаларында беренче мәртәбә "Милли кием көне" узган иде.

Гүзәлия сүзләренә караганда, быел фестивальда катнашыр өчен 400 дән артык гариза килгән.

"Печән базары" фестивале Казанның Кабан күле яры буенда узачак. Фестиваль кысаларында төрле чаралар каралган – ике көн дәвамында дизайн-маркет, туклану һәм бию урыннары эшләячәк, төрле остаханәләр узачак.

  • Беренче фестиваль 2013 елда татар шагыйре Габдулла Тукай вафат булуының 100 еллыгында Казанның Нурулла мәчете каршында оештырылган иде. Инкыйлабка кадәр ул мәчет "Печән базары мәчете" исемен йөрткән. Казан мэриясе ул вакытта юлда хәрәкәтне вакытлыча ябуга каршы чыкты, шуңа күрә татар яшьләре форумы чараны Татар бистәсендә үткәрергә булды.
  • 2014 елдагы "Печән базары" Казандагы туристик сезонның ачылышы белән туры килде. Татар яшьләре форумы "Ялкын" журналы редакциясе белән берлектә "Уку паркы" проектын өстәде. Чарада катнашучыларга аерым дресс-код – XX гасыр башы шәһәр милли киеме билгеләнгән иде. Бу шул чорның атмосферасын тудыру өчен кирәк булды.
  • 2015 елда "Печән базары" фестиваль дәрәҗәсе алды.
  • 2016 елда "Печән базары" кысаларында Һарри Поттерның беренче бүлеге татар теленә тәрҗемә итеп тәкъдим ителде, "Кисекбаш" дип исемләнгән әдәби-квест узды. Шулай ук беренчеләрдән булып татар милли китап графикасына конструктивизм керткән кеше рәссам-график Фаик Таһировның (1906-1978) "Печән базары" кысаларындагы күргәзмәсе дә оештырылды.
  • Былтыр "Печән базары" яңа татар мәдәнияте фестивале беренче тапкыр ике көн дәвамында узды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG