Узган ялларда Әлмәтнең Чәй скверында "Печән базары" фестивале узды. Биредә утыздан артык милли дизайнер катнашындагы дизайн-маркет, Татарстан фермерлары катнашында ферма-маркет, кичке сәхнәдә акустик концерт узды, остаханәләр һәм рәссам Руслан Ибраһимның "Передвиж" рәсемнәр күргәзмәсе эшләп торды.
Быелгы Әлмәт фестиваленең яңалыгы дип Чаллы яшьләренең URBANTATAR оешмасы антилекторийләр сериясен атарга була. Фестиваль дәвамында фестивальгә килгән һәркем лекцияләрдә, ми давылларында һәм ачык бәхәсләрдә катнаша алды.
Беренче көндә спикерлар һәм катнашучылар татар радиосының форматлары һәм киләчәге, шәһәрне шау-шу белән пычрату турында фикер алыштылар, КФУ гомуми һәм этник социология кафедрасы доценты, фәлсәфә фәннәре кандидаты Альбина Гарифҗанованың татарча рэп турындагы лекциясен тыңладылар, "Сүз. Хәрәкәт. Рәсем" перформансын тамаша кылдылар.
Икенче көнне провинциядә ничек яңа татарча продукт булдыру турында бәхәс узды, катнашучылар Казанда, Чаллыда, Әлмәттә татар проектлары булдыру аермасы, лингвистик тәҗрибәдә бер үк сүзнең үз төбәкләрендә ничек аталуы, ми давылында яңа шәһәр риваятьләре турында фикер алышты. Яр Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшин лабораториясенә килүчеләр коллаж техникасында комикслар ясарга өйрәнде.
Дизайн-маркетта, милли бизәкле кием-салым һәм бизәнгечләрдн тыш, интерьер җиһазлары, шамаильләр, савыт-саба, "Алтын алмалар турында әкиятләр" проектының һәм Jadidfest, "Мин татарча сөйләшәм" фестивальләренең мерчы, ә ферма-маркетта җирле фермерлар җитештергән сыр, туңдырма һәм бакча җимешләре алырга була иде. Фудкортта татар крафт чәе, Әлмәтнең "Күчтәнәч" гаилә кондитер кибете десертлары сатылды.
Остаханәләрдә катнашучыларны төрле музыка уен коралларында уйнарга, татар әкиятләре темасына кул эшләре ясарга, каллиграфия, флюид-арт, капкейк бизәү серләренә өйрәттеләр. Әлмәт районы Кичүчат авылыннан килгән Риза Фәхретдин музее хезмәткәре Диләрә Гыймранова шәҗәрә агачы бизәкләрен төшерергә өйрәтте, ул бизәкләрнең үзенчәлекләрен аңлатты.
"Алтын алмалар турында әкиятләр" арт-проекты Казан, Чаллы һәм Әлмәттән килгән рәссамнар өчен Әлмәт урам сәнгате үрнәкләре кергән маршрут буйлап экскурсия оештырды. Экскурсиядән соң рәссамнар фестиваль мәйданчыгында пленэр ясады - фестивальнең икенче көнендә пленэрда төшерелгән сурәтләрдән күмәк күргәзмә оештырылды, әлеге күргәзмәдә рәссамнар Лада Җиһангирова, Алия Гайнуллина, Лилия Косолапова, Данил Әхмәтшин, Руслан Ибраһимов, Диләрә Закирова, Назыйм Исмәгыйлев, Сергей Лепяцкий, Наилә Айзатуллованың Әлмәткә багышланган картиналары тәкъдим ителде.
Фестивальгә килүчеләр махсус фотозонада Казанның Габдулла Кариев театры биреп торган милли киемнәр белән фотолар ясады. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим әйтүенчә, фотозонадагы чаршау 1914 елда Ютазы районы җирлегендә тукылган булган.
Кичке концертта әлмәтлеләр өчен яшь бәйсез башкаручылар – Алия Нур, Азат Гыймадиев, Алсу Салихова, Yatmas Dusai, Элина, Зәринә Вилданова һәм The CheekLaWeek коллективы, GAUGA төркеме чыгыш ясады.
- Беренче "Печән базары" фестивале Әлмәттә былтыр узган иде. Казанда ул тәүге тапкыр 2013 елның апрелендә, Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул чараның төп максаты — XX гасыр башы чорының мохитен торгызу, Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорны искә алып, аңа әйләнеп кайту иде. Ул елны Нурулла мәчете янында ярминкә оештырылды. Бу урын юкка гына сайланмады — элеккеге Печән базары сәүдә ноктасы гына түгел, ә Казан татарларын берләштерүче урын да булган. Алар биредә очрашып, хәл белешкәннәр, яңалыкларын сөйләгәннәр. Печән базары ул чордагы Казан татарларының мәдәни һәм иҗтимагый үзәге булып торган. Бүгенге Нурулла мәчете исә ул елларда "Печән базары мәчете" дип аталган. Шушы чорның мөхитен төгәлрәк кабатлау өчен 2013 елдагы ярминкәдә махсус дресс-код булдырылган иде – барлык катнашучылар XX гасыр башына хас булган милли киемнән килде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!