Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чакмагыш кызы Гөлназ Хатунцева Токио Олимпиадасында бронз медаль алды


Гөлназ Хатунцева (с) һәм Мария Новолодская
Гөлназ Хатунцева (с) һәм Мария Новолодская

Татар спортчылары Олимпиадада барлыгы бер алтын, бер көмеш һәм дүрт бронз медаль алды. 

Русия өчен чыгыш ясаган Гөлназ Хатунцева (Бадыйкова) Токиодагы Олимпиадада бронз медаль алды. Ул Мария Новолодская белән бергә велоспорт-тректа 26 очко җыеп, өченче урынга чыкты.

Беренче урында Британия спортчылары, икенчедә - Дания.

Гөлназ 1994 елның 21 апрелендә Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Балтач авылында туган. Күп мәртәбә Европа чемпионы. Русиянең халыкара класслы спорт мастеры. Мәскәү шәһәре һәм Тула өлкәсе өчен чыгыш ясый.

Гөлназ кияүдә, Вероника исемле кыз үстерә. Кызы тугач Гөлназ спорттан бераз туктап тора, аннары 2020 елның җәендә кире һөнәри спортка кайта һәм Русия чемпионы исеменә лаек була.

Гөлназ социаль челтәрләрдә татарлыгы турында әйтеп килә. Instgram-да язмаларында ул иренең татар хатыны белән горурлануын әйткән. "Минем ирем татар хатыныннан да яхшы бүләк юк дип әйтә, бу миңа бик ошый", дигән Гөлназ.

Быелгы җәйге Олимпиа уеннарында Токиода 29 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм башка илләр исеменнән чыгыш ясый. Шуларның икесе – Русия такымыннан Виктор Миңнебаев (суга сикерү) һәм Юлия Кәримова (мылтыктан ату) Олимпиаданың бронз медальләренә лаек булдылар. Уфа кызы Аделина Заһидуллина Олимпия чемпионы булды. Шулай ук Уфа егете Тимур Сафин фехтование буенча көмеш медаль алды.

5 августта Русия өчен чыгыш ясаучы нугай егете Альберт Батыргазиев Токиодагы Олимпия уеннарында бокста алтын медаль яулады. Альбертның тренеры - татар кешесе Руслан Куштанов. Казан кызы Марта Мартьянова фезтование буенча Олимпия чемпионы исеменә лаек булды. Мартаның тренеры да татар егете Артур Әхмәтхуҗин.

6 августта татарлар тагын берничә милләттәшенең Олимпиада чыгышларын күзәтә ала. Русия өчен өчен чыгыш ясаучы Гөлназ Гобәйдуллина һәм Үзбәкстан өчен чыгыш ясаган Алисә Фәхретдинова заманча бишле ярышта медаль өчен көрәшәчәк. Бүген шулай ук 21-яшьлек Эльвира Хәсәнова спорт йөреше буенча ярышта 16 нчы урын алып, дөньяның 30 иң көчле спортчы исемлегенә керде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG