Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка күзләве Үһән лабораториясеннән вируслар турында мәгълүмат ала алган


Үһән лабораториясе
Үһән лабораториясе

Андагы документлар вирусның лабораториядә чыгу фаразын тикшерергә мөмкинлек бирә ала.

Америка күзләү агентлыгы Үһәннең вирусология институтында өйрәнелгән вирус үрнәкләре мәгълүмат базасына керә алган. Андагы документлар вирусның лабораториядә чыгу фаразын тикшерергә мөмкинлек бирә ала. Бу хакта әлеге тема белән таныш аноним чыганакларына сылтанып CNN каналы хәбәр итә.

Үһән вирусология институты - дөньяда коронавирусларны өйрәнүче иң зур үзәкләрнең берсе. COVID-19 Үһәндә тарала башлады. Әлеге ике фактның туры килүе авыруның лабораториядән чыгу теориясен тудырды.

Хәзер Америка күзләве документларны карап, моны тикшерә алачак дип хәбәр итә канал. Журналистлар мәгълүматынча, 22 мең вирус үрнәкләренең генетик мәгълүмат базасын суперкомпьютерлар ярдәмендә өйрәнәчәкләр.

Моннан тыш, күзләү хезмәте алынган документларны аңлый алырлык, сер итеп сакланган документларга керү рөхсәте булган һәм кытай телен белгән галимнәр табарга кирәк. Мондый экспертлар табу җиңел булмас дип саный канал чыганакларның берсе.

  • Вирусның лабораториядән килеп чыгу фаразы чир тарала башлау белән күренде. Аның тарафдарлары Үһәндә коронавирусларны өйрәнүче дөньядагы иң зур үзәк барлыгына нигезләнә. Шәһәрдә, аерым алганда, COVID-19 коронавирусына якын булган SARS типик булмаган пневмония вирусы өйрәнелә.
  • Әлеге версия вирусны кеше уйлап чыгарган дигән генә сүз түгел. Ул табигатьтә табылырга һәм аны галимнәр өйрәнергә мөмкин. 2002-2003 елларда типик булмаган пневмония таралуыннан соң Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Кытайның биолабораторияләрендәге иминлек системнарында кимчелекләргә игътибар итте. Эш кагыйдәләрен бозу белән бәйле кайбер очраклар башка илләрдә дә булып тора, шуңа күрә лабораториядәге вирус теоретик яктан караганда, аннан чыгып китә ала дигән фараз ясарга нигез бирә ала.
  • Майда Wall Street Journal Америка күзләве хисабы турында материал чыгарды. Анда Үһән институты хезмәткәре COVID-19 билгеләре белән 2019 елның ноябрендә үк хастаханәгә эләккән диелә. Рәсми Пекин беренче йоктыру 2019 елның декабрь ахырына булды дип белдерде. Fox каналы 2020 елның апрелендә COVID-19 вирусын йоктыручы беренче кеше лаборатория хезмәткәре булган дип белдерде.
  • Моннан тыш, кытай хакимиятләре пандемияне озак вакыт яшерүдә дә гаепләнә. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикшерүләренең беренче этабында Пекин оешма белгечләрен кертми торды, алар сораган документларны бирмәде. Кытай тышкы эшләр министрлыгы АКШның әлеге версиядә дәлилләре юк дип белдерде. Пекин халыкара оешмадан чир барлыкка килүнең башка сәбәпләрен тикшерергә чакыра: мәсәлән, вирус Үһәнгә чит илдән туңдырылган азык-төлек белән килергә мөмкин диләр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG