Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары Орхан Джемаль исемендәге журналистлар премиясе булдырды


Орхан Джемаль
Орхан Джемаль

Орхан Джемаль 2018 елда Үзәк Африка республикасында үтерелгән иде.

Мәскәү татарларының штабы һәм IslamNews мәгълүмат агентлыгы Африкада үтерелгән Орхан Джемаль исемендәге журналистлар премиясен булдырды. Бу хакта IslamNews хәбәр итә.

Әлеге тәкъдим белән Мәскәү татарлары штабында Орхан Джемальга багышланган кичәдә чыкканнар. Очрашуда 60 кеше катнашкан. Бәйгене гамәлгә куючы булып татар штабы һәм IslamNews мәгълүмат агентлыгы санала. Тәкъдим бер тавыштан хуплау тапкан. Бүләкне милли мәсьәләләрне яктырткан иң яхшы текст өчен бирәчәкләр. Бәйгедә җиңүчегә айлык бүләк бирү каралган. Премиянең финанс ягын азәрбайҗан мохтәрияте үз карамагына алган. Алга таба татар штабының журналистлар клубы да Джемаль исемен йөртәчәк.

Очрашуны Мәскәүнең татар җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәров алып барган. Катнашучыларга Орхан Джемаль эшчәнлеге турында видеорепортаж күрсәтелгән. Кичәдә үтерелгән журналистның иҗтимагый эшчәнлеген искә төшергәннәр.

"Безнең өчен Орхан Джемаль төрки халыкларны берләштерүдә дус һәм тарафдар иде. Ул штабта дүрт тапкыр булды. Һәрвакыт татар телен яклап чыга иде, милли мәсьәләләр турында чыгыш ясады", дип белдергән Мәскәү татарлары штабы активисты Лилия Гадел.

Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко Үзәк Африка республикасында 2018 елның 30 июлендә үтерелде. Алар ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский акчаларына эшләүче Тикшерүләр белән идарә итү үзәге өчен материал төшергән. Фильм "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" эчендә Русиядән ялланып сугышучылар турында булган. "Вагнер ширкәте" Русия президенты Владимир Путинга якын булган Петербур бизнесмены Евгений Пригожин акчасына эшли дип фаразлана.

Русия тикшерү комитеты журналистларны гарәпчә сөйләшүче юлбасарлар акчаларын талау өчен үтергән дигән фаразны алга сөрә.

Досье үзәге башкарган бәйсез тикшеренү бу фаразны кире кага. Аның мәгълүматынча, журналистларны алдан яхшылап әзерләнгән махсус операция вакытында тозакка алдалап керткәннәр. Тикшерү авторлары ачыклаганча, журналистлар Үзәк Африкага килгәч үк алар артыннан күзләү башланган, һәм моны "Вагнер ширкәте" җитәкчелеге белән бәйле кешеләр эшләгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG