Accessibility links

Кайнар хәбәр

Токиода җәйге Олимпия уеннары тәмамланды


Ябылу тантанасында тамашачылар булмады.

Токиода Олимпия уеннарын ябу тантанасы үтте. Ул Милли стадионда тамашачысыз үтте. Русия такымының байрагын ирекле көрәштә ике тапкыр Олимпия чемпионы булган Абдулрашид Садулаев күтәреп барды. Уеннарда ул 97 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады.

Олимпиада 23 июльдән 8 августка кадәр үтте. 33 спорт төрендә 339 медаль уйналды. Коронавирус пандемиясе аркасында уеннар узган елдан быелга күчерелде. Тарихта беренче тапкыр ярышларның күбесе тамашачысыз үткәрелде, эпидемиологик хәл сәбәпле трибунага керергә рөхсәт ителмәде.

Уеннарда 206 илдән спортчылар һәм Олимпия качаклар җыелма такымы катнашты. Русия уенчыларына ил исеменнән катнашу тыелды, шуңа күрә рәсми рәвештә алар нейтраль статуста уйнады. Александров гимны урынына Чайковский музыкасы уйналды.

Рәсми булмаган саннарга караганда, Русия такымы алтын медальләр саны белән бишенче, гомум медальләр саны белән өченче урында. Ике ысулы белән дә санаганда беренче урында АКШ, икенче урында Кытай килә.

Токиодагы уеннар Русия тарихында ил такымы өчен иң начары булды. 2016 һәм 2012 елларда команда дүртенче, 2008 һәм 2004 елларда - өченче, 2000 һәм 1996 елларда – икенче урынны яулаган иде. 1992 елдагы уеннарда БДБ илләренең җыелма такымы уеннарында катнашып беренче урынны алдылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG