Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым хәбәр агентлыгының Төркия бюросы җитәкчесе Айдын Таш вафат


Айдын Таш
Айдын Таш

Айдын Таш эш урынында асылынган килеш табылган. Аңа 40 яшь иде.

Төркия башкаласы Әнкарада Кырым хәбәр агентлыгының (QHA) Төркия бюросы мөдире Айдын Таш офисында үле килеш табылган.

Бу хакта агентлык үз сайтыннан хәбәр итте. Ул 10 августта Төркиянең Айвалык шәһәрендә җирләнәчәк.

Агентлык Айдын Ташның ни сәбәптән вафат булуы турында белдермәде.

Төркиянең İyi Parti фиркасе әгъзасы, журналист Ведат Йенерер Твиттерда язуынча Айдын Таш офисында асылынган килеш табылган.

"Кырым хәбәр агентлыгының (QHA) Төркия бюросы мөдире Айдын Таш Әнкарада QHA офисында бау белән буылган рәвештә табылды. Полициянең тикшерүе дәвам итә. Сәер үлем, Кырымтатар мәҗлесе тирәсендә булган дүртенче үлем. Төрек милләтчесе Ташка Азәрбайҗанга керү дә тыелган иде", дип белдерде Ведат Йенерер. Кырымтатар мәҗлесе Русиядә тыелган оешма.

Бу үлемне шәрехләп, Türksid халыкара эшмәкәрләр җәмгыятенең Украина башлыгы Исмәт Юксәл соңгы көннәрдә өч кырымтатарның асылынып үлүенә гаҗәпләнү белдерде. "Кырым хәбәр агентлыгының (QHA) Төркия бюросы мөдире Айдын Таш үз үзенә кул салды(асылынып). Кырымда узган атна югалган Айдер Джемалядинов асылынган килеш табылды. Кабат бүген Кырымда Осман Аджиосманов асылынган килеш табылды. Моның кадәр очраклылык була аламы? Ниләр була?" дип язып чыкты.

Айдын Ташның вафаты уңаеннан Кырымтатар мәҗлесе һәм Дөнья кырымтатар конгрессы башлыгы Рефат Чубаров, Төркиянең Киев илчесе Ягмур Гүлдере, Украинаның Әнкара илчелеге, Төркиядәге Кырым җәмгыяте үзәге, Эмел Кырым вакыфы һәм башка оешмалар мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаштылар.

Айдын Таш 1981 елның 6 июнендә туган. Көнчыгыш урта диңгез университетын тәмамлаган. "Биз", Халк ТВ" телеканалларында, "Милләт", "Азатлык", "Корылтай" һәм "Кырым хәбәрләре"ндә эшләгән.

Журналистның хатыны, улы һәм кызы калган.

"Кырым Хәбәрләре" (Qırım Haberleri)- Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымга кагылышлы яңалыклар, аналитик материаллар, интервьюлар бастыра. Мәкаләләр кырымтатар, украин, инглиз, урыс һәм гарәп телләрендә чыга.

"Чикләрне танымаучы журналистлар" оешмасының (RSF) 2020 елгы тикшерүләренә караганда, матбугат иреге рейтингында Төркия 180 ил арасында 154нче урында тора. Төркиядәге матбугат чараларының 90 процентын хакимияткә якын бизнесменнар контрольдә тота.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG