Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гадел Русия" Искәндәр Ясәвиевны участок сайлау комиссиясеннән чыгарган


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Активист, социолог Искәндәр Ясәвиев хәлиткеч тавыш хокукы булган комиссия әгъзасы вазифасыннан алынган. Моны галимнең килешенмәгән митингта катнашуы белән аңлатканнар.

Казанда яшәүче җәмәгать эшлеклесе, социолог, Петербурдагы Югары икътисад мәктәбе Яшьләр тикшеренүләре үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Искәндәр Ясәвиев сентябрьдә Русия думасына сайлауларда участок сайлау комиссиясе әгъзасы буларак катнаша алмый. 2019 елда аны комиссиягә керткән "Гадел Русия" фиркасе хәзер әлеге карарыннан баш тарткан. Көз көне узачак сайлауларда комиссия исемлегеннән төшеп калуы турында Коммерсантка Ясәвиев үзе сөйләгән.

"Гадел Русия"нең Татарстан бүлеге җитәкчесе Альмир Михеев фирка әлеге карарын Ясәвиевның гыйнварда килешенмәгән митингта катнашуы аркасында кабул итте дигән. Искәндәр Ясәвиев 31 гыйнварда оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйны яклаган митингка чыккан була, аны тоткарлыйлар, аннары мәхкәмә галимне 10 мең сум штрафка тарта.

Узган елның сентябрендә Татарстан президентын һәм җирле шураларга депутатлар сайлау вакытында Искәндәр Ясәвиев "Бердәм Русия" өчен бер кап ялган сайлау кәгазьләре салынды дип шикаять иткән булган. Михеев фирканең карары Ясәвиевның бу гамәле белән бәйле түгел дип аңлаткан.
Искәндәр Ясәвиев, хәлиткеч тавышлы комиссия әгъзасы булудан туктаса да, сайлау комиссиясендә эшләвен дәвам итәчәген әйткән. Ул "Яблоко" фиркасе белән аның исеменннән комиссиядә катнашырга сүз куешканын белдергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG