Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстанда интернет керткәндә VPN куймау турында Коръән белән ант итүне сорыйлар


Илдә Интернетка керү чикләнгән.

Төркмәнмстанда өйләренә Интернет кертүчеләр өчен яңа таләпләр чыгарылган. Алар арасында Коръән тотып ант итү дә бар. Бу хакта Азатлык радиосының Төркмәнстан хезмәте хәбәр итә.

Төркмәнстан - дөньяның иң ябык илләренең берсе. Биредә Интернетка керү чикләнгән. Азатлык радиосы инде ел ярым өенә Интернет кертергә тырышучы хатын белән сөйләшкән.

Аның сүзләренчә, өенә Интернет кертүгә чиратта ул ел ярым торган. Инде чират җиткәч хатыннан, башка әйберләрдән тыш, VPN хезмәтләрен кулланмау турында мөселманнар өчен изге булган Коръән китабы белән ант бирүне таләп иткәннәр. "VPN-сыз бер сайт та ачылмый. Нишләргә дә белмим", дигән материал героинясы. Түрәләрнең ант бирүне таләп иттерүенең башка очраклары турында да хәбәр ителә.

Азатлык радиосы искәртүенчә, төркмән хакимиятләре моңа кадәр дә Интернетны төрлечә чикләгән. Илдә социаль челтәр, VPN хезмәтләре күрсәтүче сайтлар томаланган, акча түләп VPN сервислар куеп бирүче осталар тоткарлана, хакимиятләр челтәрдә кешеләрне күзәтү өчен чит ил технология ширкәтләре белән хезмәттәшлек итәләр.

VPN (инглиз теленнән аббревиатура "хосусый виртуаль челтәр дигәнне аңлата)— аерым алганда, Интернет кулланучыларның конфиденциальләген сакларга, IP-адресларны яшереп томалауларны урап узарга мөмкинлек бирүче технология.

Төркмәнстанда ант бирү гамәле еш кулланыла, ләкин элегрәк ул, кагыйдә буларак, "Рухнамә" китабы белән башкарыла иде. Әлеге китапның авторы дип Төркмәнбашы - илнең беренче президенты Сапармурат Ниязов игълан ителгән.

Интрент технологияләр турына язучы "Comparitech" басмасы август башында чыгарган хисапка караганда, Төркмәнстан Беларус, Иран, Кытай, Төньяк Корея һәм Сүрия белән бергә Интернет цензурасы көчле булган илләр арасында кергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG