Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор "Ачык медиа" һәм "МБХ Медиа" сайтларын томалаган


Томалау сәбәбе дип сайтта "киңкүләм чуалышларга, экстремистик эшчәнлек кылуга, тиешле кагыйдәләрне бозып уздырылган ачык чараларда катнашырга чакыру" аталган.

Роскомнадзор (РКН) "Ачык медиа" һәм "МБХ Медиа" сайтларын тыелган сайтлар реестрына керткән. "Ачык медиа" Роскомнадзордан да, прокуратурадан да алдан бернинди дә хат алмадык дип хәбәр итте. "4 августта 19:30 сәгатьтә редакция адресына РКНнан дүрт хат килде. Анда канунга каршы килүче мәгълүматны алып кую таләп ителгән, ләкин нинди мәгълүмат икәне әйтелмәгән", диелә басманың телеграм-каналында.

Реестр мәгълүматларына караганда, сайт мәгълүмат турындагы канунның 15.3 маддәсе нигезендә томаланган. Ягъни чикләү сәбәбе дип сайтта "киңкүләм чуалышларга, экстремистик эшчәнлек кылуга, тиешле кагыйдәләрне бозып уздырылган ачык чараларда катнашырга чакыру" аталган.

Шул ук сәбәп белән оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный һәм аның тарафдарлары сайты да томаланган иде.

"Ачык медиа" бизнесмен Михаил Ходорковский белән бәйле.

Июнь башында Баш прокуратура Ходорковский белән бәйле дип саналган дүрт оешманы теләнмәгән дип таныды. Әлеге карардан соң бизнесмен Русиягә башка стипендияләр һәм грантлар җибәрмим дип белдерде.

Июльдә Русия юстиция министрлыгы "Ачык медиа" баш мөхәррире Юлия Ярош һәм аның урынбасары Максим Гликин , журналистлар Илья Рождественский һәм Алексей Постернакны "ят агент медиа" исемлегенә кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG