Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрының җанисәп алдыннан Уфада узарга тиешле гастрольләре күчерелгән 


"Сүнмәс йолдызлар" спектакленнән күренеш
"Сүнмәс йолдызлар" спектакленнән күренеш

Гастрольләр Уфада ноябрьдә узачак. 

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының җанисәп алдыннан Башкортстанда узарга тиешле гастрольләре күчерелгән. Бу хакта бүген театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев коллектив белән очрашу вакытында белдерде.

"Уфага без җанисәп үткәч ноябрь аенда барачакбыз. Башта сентябрь дип уйлаган идек, ноябрьгә күчердек. Минемчә, бу дөрес фикер. Бөтенесе дә тынычлангач, гастрольләрне матур гына уздырырбыз", диде ул.

Фәрит Бикчәнтәев гастрольләрне ни сәбәпле күчерүләрен төгәл әйтмәде.

Башкортстаннан тыш, Камал театры быел Петербур, Ярославль, Мәскәүдә узачак фестивальләрдә катнашачак. Театр 116нчы сезонда яңа спектакльләр куярга җыена. Бу журналист Альберт Шакировның "Сәфәр", Әмирхан Еникинең "Рәшә", Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләре" әсәрен сәхнәләштерәчәк.

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт театрына һәм Уфадагы рус дәүләт театрына татар театры гадәттә сентябрьдә барып спектакльләр куя иде. 2019 елда Камал театры Уфаның "Нур" татар театрында чыгыш ясады. Гафури театры Казанга гадәттә апрельдә килә.

Моңа кадәр җырчы Фирдүс Тямаевның Кыргыз-Миякәдәге концерты булмый калган иде. Урындагы түрәләр моны Мәдәният йортын су басу, шул сәбәпле утны сүндерү белән аңлатса да, Тямаев моны уйлап чыгарылган ялган дип атады. Ул җилләр Уфадан, Башкортстанның мәдәният министрлыгыннан килә дип саный.

Соңрак җырчы Илсөя Бәдретдинова Башкортстанның Миякә, Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш, Балтач районнарында билгеләнгән концертлары булмаячагын хәбәр итте. Моны ул маршрут кәгазьләре алып булмау белән аңлатты. Аның концертлары әлегә көзгә һәм кышка күчерелгән.

Шул ук вакытта кайбер татар артистлары Башкортстанда чыгыш ясый ала. Җырчы, Башкортстан башлыгының мәдәният киңәшчесе Радик Юлъякшин (Элвин Грэй) маршрут кәгазьләре алырга ярдәм иттем диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG