Facebook ширкәте COVID-19 вакцинасын ясатуга каршы котыртучыларның челтәрен үзенең Facebook һәм Instagram социаль челтәрләрендә ябуын хәбәр итте. Бу ялган мәгълүмат таратучы аккаунтлар башлыча Русиядән торып идарә ителгән диелә.
Facebook-та 65, Instagramда 243 хисап язмасы ябылган. Әлеге челтәр Британиядә теркәлгән Fazze ширкәте белән бәйле дип әйтелә. Facebook ширкәте үзенең читтән торып тыкшынуларга карата сәясәте нигезендә әлеге ширкәт хәзер социаль челтәрнең "платфомасыннан читләштерелгән" дип хәбәр итә.
Ялган мәгълүмат таратучы әлеге челтәр 2020 елда төзелә башлаган. Ул яңа төр коронавирустан вакцина кадатуга каршы мәгълүматны, беренче чиратта, Һиндстан һәм Латин Америкасына, аннан азрак күләмдә АКШка юнәлткән була. Бу аккаунтлар вакцинаның зарарлы булуы турында мемнар һәм комментарлар урнаштыра, аерым алганда, шимпанзеның үзгәртелгән аденовирусы нигезендә ясалган COVID-19 вакцинасы кешеләрне маймылга әйләндерә дип тә куркыта.
Мартта Instagram Русиядән 530 фейк аккаунтны бетерүен хәбәр иткән иде. Социаль челтәр идарәсе бу аккаунтлардан интернет-ботлар Навальный яклы акциягә чыгарга теләүчеләрне куркыту белән шөгыльләнгән дип белдерде.
Узган елның июнендә Twitter Кытай, Төркия, Русиядән барлыгы 32 мең аккаунтны томалады. Алар дәүләт пропагандасы белән шөгыльләнә дип фаразланды. Шул исәптән Русиядән алып барыла торган меңнән артык аккаунт та бетерелде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!