Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шойгу Терешкованы Русия символы дип атады һәм аңа һөҗүмнәрне булдырмаска өндәде


Сергей Шойгу
Сергей Шойгу

Беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова – Русия Конституциясендә Путинга 2036 елга кадәр сайланырга мөмкинлек бирүче үзгәрешләрне тәкъдим итүче.

Русия саклану министры, быелгы дума сайлауларында "Бердәм Русия" фиркасе исемлеге башында баручы Сергей Шойгу шул ук фиркадә торучы, элеккеге космонавт Валентина Терешкованы Русия символларының берсе буларак телгә алды. Бу символларга һөҗүм итәргә ярамый диде Шойгу.

"Һәр илнең үз символлары булырга тиеш. Бездә алар - Гагарин һәм Терешкова, Шаляпин һәм Рождественский, һәм Вознесенский " дигән Шойгу яшьләр форумында. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Министр сүзләренчә, кемнәрдер бүген "Терешкова тегеләй, Гагарин болай" дип аларны начар итеп күрсәтергә маташа. "Без моны эшләргә юл куймаска тиеш. Күршең булсынмы ул, әллә ниндидер чит илдән дошманмы" дигән Шойгу.

Валентина Терешкова 1963 елда космоска очып, дөньяда беренче хатын-кыз космонавт булган. Аннары ул СССРда һәм Русиядә төрле түрә урыннарын биләп торган. Узган елның җәендә Путинның моңарчы булган президент мөддәтләрен нульләштерү һәм аңа яңадан ике тапкыр дүртәр елга президент булып сайланырга мөмкинлек бирү тәкъдимен нәкъ менә Терешкова яңгыратты.

Шойгу санаган "Русия символлары" арасында Терешкова – бердәнбер исәне, калганнары инде бу дөньядан киткән.

Шойгу шулай ук Русиягә янаучы иң зур куркыныч турында да әйткән, дип яза медиалар. Куркыныч читтән янамый, ә эчтән килә дигән ул. "Бу ил эчендә җәмгыятьнең экренләп таркала баруы белән бәйле" дип әйткән министр, төгәл нәрсә турында сүз барганын аңатып тормыйча.

Сергей Шойгу быелгы дума сайлауларында "Бердәм Русия" фиркасенең федераль исемлегендә беренче бишлекнең башында тора. Бу бишлекне Русия президенты Владимир Путин хуплаган. Хакимият фиркасен Шойгу соңгы 20 елда икенче тапкыр җитәкли. 1999 елда гадәттән тыш хәлләр министры вазифасында чагында Шойгу Путин яклы булган "Бердәмлек" блогын җитәкләгән, ул хәзерге "Берәм Русия"гә охшаш бер берлек була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG