Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә Русия файдасына шымчылыкта шикләнелгән Британия ватандашы тоткарланган


Берлиндагы британ илчелеге
Берлиндагы британ илчелеге

Тоткарланучыга 57 яшь. Ул илчелектә эшләгән.

Германиянең Потсдам шәһәрендә илнең британ илчелегендә эшләүче Русия махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнеп Британия ватандашы тоткарланган. Бу хакта Германия федераль прокуратурасы хәбәр итте. Дэвид С. 10 август көнне тоткарланган, өендә һәм эшендә тентүләр узган.

Тоткарланучы Берлиндагы британ илчелегендә дипломат түгел, ә Германиядә эшкә алынган гади хезмәткәр буларак эшләгән дип әйтелә. Аның ким дигәндә Русия махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүе узган елның ноябреннән алып барылганы һәм акча алу хисабына аларга бер тапкыр үз эше белән бәйле документлар тапшырганы белдерелә.

Тоткарлау Германия-Британиянең уртак тикшерүе нәтиҗәсендә мөмкин булган. Әлеге ир кешегә 57 яшь булуы әйтелә. Башка нечкәлекләр китерелми.

Июньдә Германия федераль прокуратурасы Карлсруэда Русия файдасына шымчылык итүдә шикләнелүче Русия ватандашын кулга алу турында хәбәр иткән иде. Ул Уфадан, соңгы елларда Германиядә фәнни эш белән шөгыльләнгән Илнур Н. исемле кеше дип әйтелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG