Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан дәүләт университетында студентларга мәҗбүри вакцина таләбен алганнар


Казан федераль университеты
Казан федераль университеты

Чит илдән килеп укучылар коронавирус булмавы турында белешмә китерергә тиеш була.

Казан федераль университетында (КФУ) студентларны уку йортына һәм тулай торакларга коронавирус вакцинасы кадаткан очракта гына кертү таләбе гамәлдән чыгарылган. Бу турыда Татарстан медиасы хәбәр итә.

Әлеге таләп алынуы хакында хатлар студентларның почтасына килә башлаган. КФУда бу карарны коронавирус таралу хәле тотрыклылана башлавы белән аңлатканнар.

Чит ил студентларын дәресләргә коронавирус булмавы турында тест нәтиҗәсен күрсәткәч кенә кертәчәкләр диелә.

КФУда студентларга һәм хезмәткәрләргә вакцина кадату мәҗбүри булачагы турында июль ахырында билгеле булды. Уку йорты җитәкчелеге бу карар Русия мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгына һәм Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе күрсәтмәсенә нигезләнә дип аңлатты.

Татарстанда йөзләрчә оешма мәҗбүри вакциналау тиешлеге хакында күрсәтмәләр алган. Чаллыда депутат бу таләпне прокуратурага шикаять итте.

Дүшәмбе Русия мәгариф министрлыгы чыгарган киңәшләр тупламасында вакцинасыз студентларны өйдән торып укыту турында әйтелде.

Шул ук көнне Русиянең зур вузлары җитәкчеләре җыелып сөйләшеп, мондый чикләүләр булырга тиеш түгел дигән фикер белдерде. Шуннан соң Русия мәгариф министры Валерий Фальков студентларны мәҗбүри вакциналауга каршы булуын әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Playкибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG