Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда укытучылар һәм студентлар коронавирустан вакцина ясатырга мәҗбүр булачак


Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

Вакцинадан баш тартучыларны хезмәт хакы түләмичә эштән читләштерергә мөмкиннәр.

Казан федераль университетында (КФУ) хезмәткәрләр һәм студентларга коронавирустан мәҗбүри вакцина ясау кертелә. Эшчеләр, укытучылар һәм студентлар 25 августка кадәр КФУда оештырылган махсус урыннарда вакцина ясатырга тиеш. Бу хактагы фәрманны университет ректоры Илшат Гафуров имазалаган дип яза "Бизнес Онлайн".

Документка ярашы, фәрман Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Петр Кучеренко хаты һәм Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе карарына нигезләнеп чыгарылган.

Гафуров шулай ук хезмәткәрләргә вакцинадан баш тарту нәтиҗәләрен аңлатырга кушкан. Аерым алганда, аларны хезмәт хакы түләмичә эштән читләштерергә мөмкиннәр. Шулай ук 1 сентябрьдән КФУ биналарына керү тәртибе дә үзгәрәчәк. Университетка керүчеләрдән COVID-19га ПЦР-тест нәтиҗәсен (72 сәгать гамәлдә), коронавирустан вакцина ясату сертификаты, вакцина ясатырга ярамау турында табиб белешмәсе, соңгы алты айда COVID-19 кичерү турында белешмә сорарга мөмкиннәр.

Күптән түгел Казан федераль университеты тулай торагына вакцина кадатмаган яки коронавирус белән авырмаган студентлар кертелмәячәк дигән кагыйдә чыккан иде.

Хәзер тулай туракка урнашу өчен студентларга төп документлардан COVID-19-дан вакцинация узу турында сертификат тапшырырга кирәк булачак. Медицина сәбәпле вакцина ясата алмау сәбәпле ПЦР-тест таләп ителәчәк. Шулай ук соңгы 6 айда COVID-19 белән авыру турында документ та күрсәтеп була.

Моннан тыш КФУ тулай торакка керү вакытында битлекләр киюне сораячак, студентлар белән бары тик 1 кеше генә килә ала диелә.

Июль башында хезмәткәрләргә мәҗбүри вакцина ясау турында фәрман Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында да чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG