Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ тулай торагына вакцина кадаткан студентлар гына урнаша алачак


Моның турында яңартылган тулай торакка урнашу кагыйдәләрендә әйтелә.

Казан федераль университеты тулай торагына вакцина кадатмаган яки коронавирус белән авырмаган студентлар кертелмәячәк. Моның турында КФУ сайтында, яңартылган тулай торакка урнашу кагыйдәләрендә әйтелә.

Хәзер тулай туракка урнашу өчен студентларга төп документлардан COVID-19-дан вакцинация узу турында сертификат тапшырырга кирәк булачак. Медицина сәбәпле вакцина ясата алмау сәбәпле ПЦР-тест таләп ителәчәк. Шулай ук соңгы 6 айда COVID-19 белән авыру турында документ та күрсәтеп була.

Моннан тыш КФУ тулай торакка керү вакытында битлекләр киюне сораячак, студентлар белән бары тик 1 кеше генә килә ала диелә.

Элегрәк Русия мәгариф министрлыгы илнең югары уку йортларына студентлардан тулай торакка урнашу вакытында вакцинация сертификатын таләп итәргә рөхсәт итте.

1 сентябрьгә Татарстанда вакцина ясату яшендәге халыкның 60 проценты вакциналанырга тиеш диелгән иде, әлегә бу санның өчтән бере дә булмаган. Казанда вакцина ясату мондый темплар белән барса гомум иммунитетка 3,5 айга соңарып ирешәчәкләр, дип белдерде сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG