Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә вакцинация: үзеңне сакларга теләмәүме, әллә хакимиятнең чираттагы хатасымы?


Русиядә вакцинация ни өчен авыр бара? Бу эшне ничек оештырып була? Бөтен дөнья вакцина ясатканда коронавирустан иң күп үлем булган Русиядә бу эш көрчеккә килеп терәлде. Хакимият белән кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм вакцинация турында Айдар Гомәров комментарын тәкъдим итәбез.

2020 елда безнең тормыш тамырдан үзгәрде, яшәешкә пандемия дигән күренеш бәреп керде һәм элекке тормыш бүтән кире әйләнеп кайтмаячак. Кешелекнең төп проблемы – үләт эпидемиясе. Моны барысы да аңлый, моннан куркалар һәм ничек тә булса сакланырга тырышалар, вакцина ясатырга чират торалар, аны кайчан ясатып булуын көтәләр. Бөтен дөнья буйлап шулай, бары тик Русиядә генә моны аңлау юк. Нигә шундый вазгыять килеп туды? Коронавирус котырган, иң күп үлем теркәлгән Русиядә, чиргә шулкадәр битараф карау кайдан килә?

Узган елда хакимиятнең һәм халыкның гамәлләрен карап карыйк:

2020 елның марты: Владимир Путин каты локдаун игълан итә. Вазгыять катлаулы, кешеләр куркуда.

2020 елның апрель-май: Путин гадәти тормышка кайту турында әйтә, кешеләр җиңел сулап куя.

2020 елның июне: Владимир Путин Русия хакимияте халыкны коронавирустан коткарды, чирне җиңде дип әйтте. Кешеләр бәхетле! Путин Җиңү парадында тантана итә, кешеләр салют атуга куана.

2020 елның июнь-июле: Русиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү бара. Халык тавыш бирә.

2020 елның августы: Путин дөньяда беренче теркәлгән вакцина турында игълан итә. Кешеләр җиңел сулый, тынычлана.

2020 елның сентябре: Русия берничә илләр арасындагы чикләрне ача, очкычлар оча башлый. Кешеләргә сәяхәт итәр өчен мөмкинлекләр туа. Кешеләр йөри, коронавирус турында сүз кату юк, әмма 2020 елның азагы һәм 2021 елның март аралыгында Русиядә COVID-19 чирен эләктерүчеләр арта, кешеләр үлеме арта.

2021 елның апрель-мае: Русиядә бөтен сәүдә үзәкләре, күңел ачу биналары ачык, бөтен дөнья безгә көнләшеп карый. Кешеләр чир юк кебек яши.

2021 елның июне: Русиядә вакцинация. Хакимият башта кем тели, шул эшли дигән була, әмма кешеләр мәҗбүр ителә, авыр шартларга куела. Кешеләрнең ачуы кабара, моңа каршылык белдерә.

Ә хәзер башка дәүләтләрдәге хакимият һәм кешеләрнең гамәлләренә анализ ясыйк та, үзебез белән чагыштырыйк.

Күпчелек илләрдә локдаун дәвам итте. Хакимият икътисадны үтермәс өчен көчен куя, эшмәкәрлеккә акча бүлеп бирә. Кешеләр курка, әмма акыл белән эш итәргә тырыша. Күпләр вакцина ясалуын көтә.

Русия кешеләренең мантыйксыз эш итүе – ул хакимият гамәлләренең көзгесе

Русия кешеләренең мантыйксыз эш итүе – ул хакимият гамәлләренең көзгесе. Дәүләт җитәкчеләре, төбәкләрнең беренче кешеләре битлексез йөрүләр, үләт чире котырган вакытта Җиңү парадларында күкрәк кагып, Сабантуйларда күңел ачулар, кешеләрне өйдә бикләп тотып, бизнесларын туктатып берничек тә акчалата ярдәм итмәү, телевизордагы сөйләүләр чынбарлыктан аерылу, алдау өстенә алдау – болар барысы да халыкның ышанычын югалта. Пандемиягә кадәр дә хакимияткә әллә бик ышана идеме кешеләр? Юк, әлбәттә. Әле күзгә карап дәүләтнең алдаганын күреп, үзләре дә чирләп, якыннарын коронавирустан югалткан кешеләр югалып кала һәм нишләргә белми. Халыкның бер өлеше һаман да вирусның булуына ышанмый, вакцинаны махсус уйлап тапканнар дип фикер йөртә.

Вакцина гына үләт чирен җиңә ала. Бу – панацея. Тарихтан да беләбез бит. Үсештә булган җәмгыять вакцина ясатырга әзер. Әмма нәрсә кадарга? Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы раслаган вакцина яхшысымы? Халыкны еллар дәвамында сарык урынына тотып алдаган дәүләт мактаган вакцинаны ясатасымы? Әгәр дәүләткә үз кешеләре мөһим һәм кадерле икән, аларны саклап калырга тели икән, ул начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган бөтен каршылыклардан качачак. Мәсәлән, локдаун икән, дәүләт кешеләргә акча бүлеп бирә. Дәүләткә салымны шуның өчен түли бит кешеләр. Авыр чакта дәүләт аңа ярдәм кулы сузарга тиеш. Кешене кайгырта торган дәүләт икән, башка расланган вакцинаны да үзендә терки һәм кешеләргә сайлау мөмкинлеген бирә. Кем ниндиен тели, шул вакцинаны ясата. Ясат кына, үзеңне, башкларны сакла гына диячәк. Әмма Русия башка юлны сайлады.

Русиядә бу чир хәлләре контрольдән чыкты, вазгыять авыр. Бердәнбер юл – мәҗбүри вакцинация. Хакимият үз-үзенә аяк чалды. Нишләргә белми ул. Әлеге кризис – без үз гомеребезне, азатлыгыбызны ышанып тапшырган кешеләрнең хаталары нәтиҗәсе.

Айдар Гомәров
радиода алып баручы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG