Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституциясен үзгәртү: тавыш бирү турында мөһим мәгълүмат


Конституцияне үзгәртү турында тавыш бирү

1 июль — русияләр өчен президент Владимир Путин тәкъдим иткән Конституция үзгәрешләрен яклап яки каршы тавыш бирүнең соңгы көне. Бу плебисцит — Русиянең сайлау һәм референдумнар тарихында моңарчы күрелмәгән очрак. Бу тавыш бирү ничек оештырылырга тиеш (бигрәк тә пандемия чорында), ишегалларында, йортларда яки онлайнда ничек тавыш бирергә, камералар куяргамы — бу сорауларга Русия һәм Татарстан үзәк сайлау комиссияләре соңгы моментта гына җавап бирде. Нәтиҗәсе — машиналарда һәм урындыкларда тавыш бирүләр, журналистларны һәм күзәтүчеләрне тавыш бирү урыннарына кертмәүләр. Русия сайлауларының гадәти компонентларыннан башка да узмады — сайлаучыларны куып китерү, митингларны тыю һәм хакимият агитациясе. "Idel.Реалии" рәсми тавыш бирү көне алдыннан иң мөһим мәгълүматны туплаган.

Сайлаучыларны куып китерү

Тавыш бирүгә мәҗбүр итү — хокук бозуның иң киң таралган төрләреннән берсе. Аны һәр сайлауда диярлек кулланалар. Конституцияне үзгәртү плебисциты да чыгарма булмады.

Бу очракта бюджет даирәләренең кайбер хезмәткәрләрен тавыш бирүчеләрнең махсус исемлеген булдырырга, бер тавыш бирү урыны исемлегеннән чыгып, икенчесендә теркәлергә, хезмәткәрләрнең тавыш бирергә ниятләүләре турында хәбәр итәргә мәҗбүр иттеләр.

Русия Хезмәт кодексының 60нчы маддәсе эш бирүчегә хезмәткәрләрне хезмәт килешүендә язылмаган теләсә нинди гамәлләргә мәҗбүр итүне тыя.

Конституциягә үзгәрешләр турында Русия федерациясе канунының 2нче маддәсенең 8нче өлеше ватандашларның тавыш бирүдә катнашуы ирекле һәм ихтыяри булуын белдерә. Беркем дә кешене тавыш бирүдә катнашуга яисә катнашмауга, шулай ук "дөрес" сайлауга — "Әйе" яки "Юк" җавабын сайлауга мәҗбүр итәргә вәкаләтле түгел.

Бу хокук бозулар өчен эш бирүчегә яки тавыш бирергә мәҗбүр итүче башка затка йә РФ КоАП 5.27 маддәсе нигезендә административ җаваплылык һәм штраф яки РФ Җинаять кодексының 141нче маддәсе нигезендә биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

25 июньнән — вакытыннан алда тавыш бирүнең беренче көне — "Голос" оешмасы сайлаучыларның тавыш бирүгә карата дистәләрчә шикаятен теркәде. Бу шикаятьләрнең нечкәлекләре "Хокук бозулар харитасы" сайтында бастырылган.

  • Мәсәлән, сайлаучы хәбәр итүенчә, Пермь мэриясе хезмәткәрләреннән, Дәүләт хезмәтләре сайты аша билгеле бер тавыш бирү урынында теркәлүне һәм вакытыннан алда — 25 яки 26 июньдә тавыш бирүне сораганнар. Баш тарткан хезмәткәргә эштән алу белән янаганнар. Хокук бозулар харитасында әйтелгәнчә, шундый ук хәл Оренбур өлкәсенең Медногорски шәһәрендә бакыр һәм күкерт комбинатында килеп чыккан.
  • Сарапулдагы "Элеконд" заводында хезмәткәрләрнең бер өлешен яшәү яки теркәлү урыны аша түгел, ә эш урынында тавыш бирү турындагы гаризаны имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Шундый ук үтенечләр турында Пермь ягындагы Березники шәһәренең берничә ширкәте — "Уралкалий", "Сода-хлорат", "ЕвроХим" хезмәткәрләре хәбәр итә. Җитәкчелек аларга 25 июньнән заводларга сайлау комиссиясе хезмәткәрләре килә башлау һәм күчмә плебисцит уздыру турында белдергән.
  • Дистанцион тавыш бирүгә мәҗбүр итү турында "Газпром Трансгаз Түбән Новгород" ҖЧҖ хезмәткәрләре хәбәр итте. Конституциягә үзгәрешләр турында укытучыларның референдумда катнашуы турында Шахунья шәһәре мәктәпләренең берсенең мөдире SMS-хисап сораган.
  • Горбунов исемендәге Казан авиация заводы җитәкчелеге тавыш биргән хезмәткәрләрне исәпкә алу өчен махсус җәдвәл төзегән. Аның фотосын шулай ук сайлаучыларның берсе бастырып чыгарган. "Казаноргсинтез" "Референдум уздыру турында" эчке күрсәтмә чыгарган. Анда ширкәт бүлекчәләре җитәкчеләренә "Референдумда тавыш биргән хезмәткәрләр саны турында мәгълүматны җыю һәм тапшыру өчен" җаваплы кешеләрне билгеләргә кирәк, дип билгеләп үтелә. Документның күчермәсен Русия оппозицион сәясәтчесе Андрей Пивоваров бастырды.
  • Коммерсант хәбәр иткәнчә, "Казаноргсинтез" администрациясе хезмәт төркемнәренә "эш җәдвәленә бәйсез рәвештә, хезмәткәрләр үз мөмкинлекләре турында күзаллау булдырсын өчен тавыш бирү вариантлары турында мәгълүмат" тараткан.
  • Сайлаучыларның берсе хәбәр иткәнчә, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республика ширкәтләре җитәкчеләренә махсус хатлар җибәрә. Текстта гомумрусия тавыш бирү чарасында җаваплы итеп билгеләнгән затлар турында, хезмәткәрләрне мобилизацияләү өчен уздырылган һәм планлаштырылган чаралар турында сөйләргә, шулай ук ширкәттә хезмәткәрләрнең тавыш бирүен оештыру тәртибен кыскача тасвирлап күрсәтүне сорыйлар.
  • 131нче Саратов балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары мессенджерда тәрбиячедән Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирүдә катнашырга чакыру алган. "Безгә катнашу кирәк! Бик-бик үтенәбез. Бәлки, безнең тавыш бирү урынында теркәлгән дусларыгызның килүен сорагыз. Зинһар, бик үтенәм!" диелгән хатта.

Бу канун бозулар харитасында басылган шикаятьләрнең бер өлеше генә. Мондый хәлләрне күзәтүчеләр илнең һәр төбәгендә диярлек теркәгән.

Форматка туры килмәгән тавыш бирү

Вакытыннан алда тавыш бирүне ашыгып оештыру һәм тавыш бирүдә катнашучыларның күп булуы зарурлыгы сайлау комиссияләре әгъзаларын тавыш бирүнең яңа форматларын табарга мәҗбүр итте. Федераль үзәк сайлау комиссияләренең бу плебисцитны хәтта ишек алларында да уздырырга киңәш итүенә игътибарны арттырып та җибәрделәр.

  • Перьмьнең бер районында Конституцияне үзгәртү турында тавыш бирүне урамда ике урындык өстендә оештырдылар. Берсенә тавыш бирү тартмасы куелган, икенчесе буш иде. Ә янәшәдә генә "1 июль. Киләчәгебез" дип язылган. Бу турыда Facebook-та шунда яшәүче Григорий Мишланов хәбәр итте.
  • Алексей Навальныйның Пермьдәге штабы башлыгы Сергей Ухов Юбилейный микрорайонында сайлаучылар кәефен ничек күрүләре турында видео төшергән. Анда тавыш бирү өстәле белән полиция хезмәткәре арасында чегән биюе бииләр. Ә икенче бер районда тавыш бирү тамашаларын балалар мәйданчыгында ук оештырганнар.
  • Чабаксарда вакытыннан алда тавыш бирү бер йорт кереше янындагы эскәмиядә оештырылган. "Канун бозулар" харитасында хәбәр ителүенчә, тавыш бирү тартмасы мөһерләп ябылмаган, ә бары скотч тасмасы белән генә ябыштырылган булган.

Конституция үзгәрешләре турында тавыш бирүнең символларына әверелгән мондый хәлләр илнең барлык төбәкләрендә дә күзәтелде.

Күзәтүчеләр

Конституцияне үзгәртү тутында тавыш бирү коронавирус пандемиясе аркасында апрель аеннан июнь-июльгә күчерелде, әмма моның турында тавыш бирү башлануга бик аз вакыт калгач кына мәгълүм булды. Нәтиҗәдә меңнәрчә тавыш бирү урынын ашыгыч рәвештә әзерләргә туры килде.

Ә "Голос" хәрәкәтенең һәм башка иҗтимагый оешмаларның бәйсез күзәтүчеләре башка кыенлык алдында калды — төбәкләрнең иҗтимагый пулатлары аларны күзәтүче буларак теркәргә ашыкмады. Алар мөрәҗәгатьләргә йә бөтенләй җавап бирмәде, йә "иртәгә-иртәгә" дип өметләндереп кенә килде. Күзәтүче булырга рөхсәт биргән очракта да, аларга кайсы тавыш бирү урынында эшләүне үзләре хәл итү мөмкинлеге бирелмәве аңлашылды.

Бу турыда илнең бик күп төбәкләрендәге күзәтүчеләр хәбәр итә. Активистлар фикеренчә, хакимият аларны ерактагы тавыш бирү урыннарына күзәтүче булып җибәрергә тели һәм алар андый еракка барырга теләмәс дип өметләнә. Шулай ук бәйсез күзәтүчеләрне канун ягыннан иң яхшы итеп оештырылган урыннарга җибәрү турында да хәбәр ителә.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев дүшәмбе матбугат очрашуында әйткәнчә, якшәмбе көнне генә дә республикада тавыш бирү урыннарына җиде мең күзәтүче чыккан.

"Күп кенә күзәтүчеләрнең махсус өйрәнгәнлеге сизелә. Тавыш бирү урынына кемдер килә, ниндидер гадәттән тыш нәрсә күзәтелә икән, алар шунда ук кушылып мәсьәләләрне хәл итә. Актив күзәтүчеләр, менә монсы мине чын-чынлап куандыра", диде ул.

Татарстанда барлыгы 16 мең күзәтүче теркәлгән. Тик аларның бик азы гына бәйсез оешмалардан. "Idel.Реалии" мәгълүматларына караганда, күзәтүчеләрнең бары 35е генә бу эшкә үзләре теләп алынган. Алар арасында "Голос" яки Татарстан бәйсез күзәтүчеләр берләшмәсеннән тыш, "Сул фронт" һәм "Яңа социализм өчен" вәкилләре дә бар.

Активистлар, күзәтүче булу өчен гариза бирү һәм теркәлү проблемнарыннан кала, күзәтүдә катнашу теләген киметкән тагын ике проблем алдында калды: коронавирус пандемиясе һәм бу тавыш бирүгә карата протест. Июнь башында бар Русия буйлап төрле сайлау комиссияләренең 500дән артык әгъзасы бу эштә катнашудан баш тартты. Алар коронавирус йоктырудан, пандемиянең яңа дулкынына сәбәп булудан куркуларын һәм гомумән бу тавыш бирү процедурасы белән килешмәүләрен белдерде.

Быел Татарстандагы иң күзәтүчеләрнең иң зур төркеме дип “Чиста сайлаулар өчен” төркемен атап була. Русия күләмендә эшләүче ул төркем канун бозулар турында хәбәр итүче “Гадел сайлаулар өчен” исемле бәйсез оешма мәгълүматларына каршы эшләү өчен 2012 елда төзелгән иде. Моңа кадәр ул төркем күзәтүчеләре тавыш бирү урыннарында канун бозуларга игътибар итмичә тик кенә утырып торды. Быел аларның республика бүлеге еш кына (ярты сәгатькә бер мәртәбәдән дә ешрак) “ВКонтакте”дагы төркемгә үз постларын чыгарып килә. Алар тавыш бирү урыннарыннан үз күзәтүчеләренең хәбәрләрен чыгара һәм анда һәммә нәрсәнең яхшы булуы, бу тавыш бирүнең әйбәт оештырылуы белән горурланулары турында, канун бозулар булмавы турында белдерәләр. Алар шулай ук “Голос”ның “Канун бозулар харитасы”на кергән тавыш бирү урыннарындагы хәлләрне тикшерүләрен һәм бернинди дә канун бозу булмаганлынын хәбәр итә.

Әлеге төркем активистлары бар очракта да диярлек “Тикшерү нәтиҗәсендә югарыдагы язмада бирелгән мәгълүматның дөреслеге расланмады, РФ Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләләре турында русиякүләм тавыш бирү тәртибен билгеләүче гамәлдәге канунны бозу билгеләре табылмады”, дип яза.

Агитацияме, юкмы?

Гадәттә тавыш бирүләр алдыннан Русиядә “тынлык көне” була, сайлауга бер көн кала агитация алып бару тыела. Әмма бу тавыш бирүдә башкача. Анды тынлык көне юк, барлык агитациянең Русия үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмат бирү дип атады.

Шуңа күрә барлык рәсмиләр, дәүләт оешмалары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары уңай тавыш бирергә үгетләп килде һәм килә. Шул ук вакытта хакимият һәм тәртип саклау оешмалары, пандемияга бәйле тыюларга сылтау итеп, Конституция үзгәрешләренә каршы тавыш бирергә яки бойкот игълан итәргә чакыручыларның төрле чаралар оештыру хокукларын чикләп килә. Мисал өчен, “Сул фронт”ка Казанда һәм Чаллыда митинглар уздыру тыелды, Пермь һәм Пензада үзгәрешләргә каршы өндәмәләр ябыштыручы активистлар тоткарланды, алар Самарда да үз чараларын оештыра алмады.

Русия Конституциясен үзгәртү нәрсәгә китерәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG