Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституцияне үзгәртү гамәлдәге мөнәсәбәтләрне теркәүме, республикаларны тагын да кысумы?


Берәүләр Русиянең үзгәртелгән Конституциясе төбәкләр белән Мәскәү арасындагы хәзерге мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерә генә дип тынычландырганда, икенчеләре аның милли республикаларны бетерүгә әзерлек булуы турында кисәтә.

Пәнҗешәмбе Русия Конституциясен үзгәртү өчен тавыш бирү башлана. Бу тавыш бирү, башкаларыннан аермалы буларак, атна буе дәвам итәчәк. 25 июньнән 1 июльгә кадәр сайлау бүлегенә барып тавыш биреп булачак. Ничә генә кеше катнашса да, аның нәтиҗәләре гамәли дип саналачак. Азатлык радиосы сәясәт белгечләреннән һәм сәяси активистлардан үзгәртелгән Конституциянең федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләргә ничек тәэсир итәчәге турында сорашты.

Stanislav Shkel
Stanislav Shkel

Станислав Шкель, сәясәт белгече: "Төбәкләр белән федераль үзәк арасындагы мөнәсәбәтләр инде урнашкан һәм алар хәзер дә Конституциядә язылган нәрсәләргә бәйле түгел. Шул ук вакытта үзгәртелгән Конституциядә урыс халкына дәүләт коручы халык статусы бирү үзәкләштерү тенденцияләрен көчәйтәчәк. Нәтиҗәдә республикаларда милли телләрне яклау, туган телләрне мәктәптә укуны тыюга каршы тору мөмкинлекләре кимиячәк. Федераль үзәкнең урыс халкын өстенрәк куюы республикаларга үз мәнфәгатьләрен кайгыртуны кыенлаштырачак. Әмма үзгәртелгән Конституция дә кагылгысыз түгел. Зур кризис башланып, яңа сәяси вазгыятьтә үзәк көчсезләнгәч ул үзгәрешләрдән баш тартырга туры килү мөмкинлеген кире какмыйм. Шулай да, гомумән алганда, хәзерге бу үзгәрешләр федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы балансны үзәк файдасына үзгәртә. Федераль территорияләр турындагы маддәнең билгеле бер шартларда төбәкләрнең кайбер өлешләрен федераль үзәк карамагына тартып алу мөмкинлеге бирүен дә кире кагып булмый. Гәрчә бу үзгәрешләргә кадәр дә үзәк кайбер территорияләрне, күп кенә ширкәтләрне үз карамагына тартып ала иде. Шул ук “Башнефть” язмышына гына карагыз. Мин бу үзгәрешләр яңа процесслар башлаудан бигрәк, инде гамәлдә булган нәрсәләрне теркәп кенә куя дияр идем."

Русия Конституциясен үзгәртү нәрсәгә китерәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

Руслан Габбасов, "Бакшорт" хәрәкәте активисты: "Бу үзгәрешләрнең төп максаты — Владимир Путинга 2036 елга кадәр президент булып калу мөмкинлеге булдыру. Ә калганы шушы үзгәрешне матур итеп кертү өчен уйлап чыгарылган вак-төяк кенә. Әмма инде Конституцияне үзгәртүгә тотынгач алар анда президент хакимиятен көчәйтү өчен мөмкин булганның бөтенесен дә тутырырга тырышканнар. Президентның хөкемдарларны билгеләве, Русия мәхкәмәләренең карарлары Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенекеннән югарырак булуы турындагы маддәләр бүгенге режимны көчәйтү өчен кертелгән. Ә урыс теленең дәүләт коручы милләт теле булуы инде төбәкләргә каршы юнәлтелгән. Бу — республикаларны көчсезләндерү һәм киләчәктә юк итү юнәлешендә алып барылган эшнең дәвамы. Шул ук вакытта төбәкләрне бер-беренә кушу эшчәнлеге алып бару да шуның бер күренеше.

Күпме кеше катнашуга, кемнең ничек тавыш бирүенә карамастан, бу үзгәрешләр хупланды дип игълан ителәчәк һәм аннан соң милли республикаларга яңа һөҗүм башланачак дип исәплим. Соңгы арада актив милли оешмаларны, милли хәрәкәт активистларын бастыру да шуңа әзерлек булып тора. Фәүзия Бәйрәмованы мәхкәмәгә тарту, “Башкорт” оешмасын тыю, Айрат Дилмөхәммәтовны ябып кую да безне якын арада көткән шул вакыйгалар алдыннан кырны чистартып әзерләп кую икәне күренә. Милли республикаларга каршы яңа гамәлләр башлангач ачыктан ачык сүз әйтүчеләр, халыкны күтәрүчеләр булмасын өчен оештырылган “зачистка” бу. Алга таба алар милли республикаларны теләсә кайсы төбәк белән үзләре теләгәнчә кушып та куя ала. Мәсәлән, Башкортстанны Чиләбе өлкәсе белән берләштереп Урал крае дип атарга мөмкиннәр. Анда инде башкортлар 7 проценттан азрак булачак һәм бернәрсәгә дә тәэсир итә алмаучы мәдәни автономия дәрәҗәсендә генә калачак. Бу үзгәрешләр безнең милли территорияләргә, халыкара конвенцияләр белән гарантияләнгән милли хокукларыбызга куркыныч тудыра."

Наталья Зубаревич
Наталья Зубаревич

Наталья Зубаревич, Русия төбәкләре белгече: "Бу үзгәрешләр үзәк белән төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләргә берничек тә тәэсир итмәс, берни дә үзгәрмәс дип уйлыйм. Моңарчы да бөтен нәрсә үзәктән билгеләнә, төбәкләр белән беркем киңәшләшеп тә тормый иде. Төбәкләр инде болай да шул дәрәҗәдә кысылган ки, аларны тагын да ныграк кысу мөмкинлеге калмаган."

Зубаревич шулай ук Конституциядә федераль территорияләр дигән төшенчә барлыкка килү турында ни уйларга да белмәвен әйтте, чөнки анда моның ни аңлатуы турында берни дә язылмаган ди ул.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Руслан Айсин, сәясәт белгече: " Әлбәттә, бу үзгәрешләр федерализмга зур зыян китерә, президентның һәм федераль үзәкнең вәкаләтләре тагын да артачак. Анда дәүләтне бер генә милләт корганлыгы язылган, ә әлегә гамәлдә булган конституциядә дәүләтне күп милләтләр корганлыгы язылган. Шулай ук төбәкләрнең прокурорларын Мәскәү төбәкләр белән килештереп тормыйча үзе генә билгеләячәк. Бу инде генерал-губернаторлык принциплары өстенлек ала дигән сүз. Шулай итеп федерализмның соңгы яфраклары коелып төшәчәк, күрәсең. Әмма мин моны де-факто булган нәрсәләрне рәсмиләштерү процессы гына дип күрәм. Шулай да, хәзерге сәяси вазгыятьтә милли республикалардан тыш, күп кенә башка төбәкләр дә үзләрен актив күрсәтә, кайбер төбәкләрнең җиңү парады уздырудан баш тартуын гына карасак та. Моны тормыш чынбарлыгы үзе таләп итә, әмма Мәскәү, күрәсең, башка яссылыкта яши. Ләкин барыбер федерализмнан башка юл юк, без катлаулы чорда, катлаулы илдә яшибез, совет чорындагы кебек үзәктән кушу белән генә идарә итеп булмый. Конституциягә ул үзгәрешләрне кертсәләр дә, ул сәяси процессларны туктата алмаячак.

Федераль территорияләр булдыру турындагы үзгәрешкә килгәндә, мин моны Владимир Жириновский тарафыннан Русия корылышы өчен берничә тапкыр тәкъдим ителгән, әле Юрий Андропов җитәкчелегендә 1970-нче еллар ахырында әзерләнгән Совет берлегендә төбәкләрне башкача бүлгәләү проектының яңа чагылышы дип күрәм. Андропов илне икътисад һәм хуҗалык принцибы нигезендә 18-19 штатка бүлергә теләгән булган. Хакимият өчен катлаулы процесслар башланса, Русияне яңача бүлеп кешеләрнең игътибарын реаль проблемнардан читкә юнәлтү өчен үзләренә мөмкинлек әзерләп куялар, киләчәккә карап эш итәләр дип уйлыйм. Әмма Коми республикасын, Архангельски өлкәсен һәм Ненец автоном бүлгесен берләштереп яңа төбәк булдыру эшенең аксавы моның җиңел генә булмаячагын күрсәтте.

Конституциядә урыс теленең статусы югарырак булуын күрсәтүче үзгәреш исә татар телен яки башка телләрне мәктәптә укыту өчен көрәшүчеләрнең киләчәктә мәгариф министрлыгы белән сөйләшкәндәме, мәхкәмәләшкәндәме Конституциягә таяна алмаячагын аңлата.
Кыскасы, бу яңа маддәләр — федерализмга, республикаларга һәм милләтләргә каршы юнәлтелгән стратегиянең бер өлеше. Конституцияне болай үзгәртү хәзерге хакимиятнең һибрид режим булуы белән аңлатыла, ул нәрсәнедер совет чоры режимыннан, нәрсәнедер патша империясенең идеологик калдыкларыннан, нәрсәнедер хәзерге заманнан ала. Минемчә, конституцияне үзгәртү Владимир Путинга яңадан президент булып сайлану мөмкинлеге ачу өчен генә түгел, ә шушы һибрид режимны рәсми рәвештә теркәү өчен кирәк. Путин еш кына урыс фәлсәфәчесе Иван Ильин әсәрләреннән өзекләр китерергә ярата, аны укый. Ә Ильин, белүебезчә, 1930-40нчы елларда Европадагы фашизмны зурлаган фәлсәфәчеләрнең берсе", ди Айсин.

Үзгәртелгән Конституциядә менә болар каралган:

  • Урыс теле дәүләт коручы халык теле булып таныла. Урыс теленә дәүләт теле дәрәҗәсеннән тыш өстәмә өстенлекле статус бирелә. Моны ике төрле аңлап була – (1) дәүләт коручы халык теле дигәне урысларны гына дәүләт коручы итеп таный һәм башка милләтләрне икенче сортлы итеп калдыра, йә инде (2) Русиядәге башка милләтләр дә дәүләт коручы икән – алар үзеннән-үзе урыстелле булырга тиеш килеп чыга, чөнки Конституциягә шундый текст кертелә.
  • Русиядә җирле үзидарә системы көчсезләнәчәк. Федераль хакимият урындагы вак-төяк мәсьәләргә дә тыкшыну юлларын арттыра.
  • Яңа үзгәрешләрдә "федераль территорияләр" булдыру мөмкинлеге турында әйтелә. Федераль хөкүмәт берәр төбәкне үзе өчен аеруча әһәмиятле дип таба икән, аны республикадан аерып анда үзенең туры идарәсен кертә ала. Мисал өчен, Казанны – Татарстаннан, Уфаны – Башкортстаннан аерып.
  • Русия – дөньяви дәүләт, бу принцип Конституциядә саклана, әмма анда Ходайга (Бог) ышану турында сүзләр кертелә. Православ клерикаллар моны күптән таләп итеп килде.
  • Хакимият өчен иң мөһим үзгәреш нинди? Анысы Путин язмышына бәйле – ул президент кабат сайлана алачак: 2024 елда да, 2030 елда да. Путин хакимияттә 2036 елга кадәр кала ала. Ә Русия белән идарә итүне ул 1999 елда башлады.
  • Президентка (ягъни Путинга дип аңларга кирәк) гомерлек иминлек вәгъдә ителә. Президент тели икән, Конституция һәм Югары мәхкәмә хөкемдарларын урыныннан алачак, премьер-министрны эштән азат итә ала. Парламентның вето хокукына карамастан, ул теләсә кайсы канунның канунилыгын да тикшертә ала.
XS
SM
MD
LG