Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тавыш бирүдә катнашыргамы, юкмы?


Петербурда Конституция
Петербурда Конституция

Русия Конституциясен үзгәртү турында тавыш бирүдә катнашу-катнашмау мәсьәләсендә аналитиклар һәм сәясәтчеләрнең фикерләре төрле.

Русия Конституциясен үзгәртү турында тавыш бирүгә санаулы көннәр калып бара. Ул 25 июньнән 1 июльгә кадәр 7 көн буе дәвам итәчәк. "Плебисцит" дип аталган бу чарада катнашырга кирәкме, юкмы? Әлеге сорау белән аналитикларга һәм сәясәтчеләргә мөрәҗәгать иттек. Бу мәсьәләгә аларның фикерләре төрле булып чыкты.

Константин Калачев
Константин Калачев

Константин Калачев, политолог: "Тавыш бирүдә катнашырга кирәк. Ни дә булса эшләү берни дә эшләмәүдән яхшырак. Төрле фикердәге кешеләр бервакыт ул фикерләрне исәпкә алырга, гадел итеп санарга, җиңелүне танырга кирәклеге турында үзара килешә алса, бу алга таба бик зур ыргылыш булачак. Безнең тавышыбыз — хакимият яки оппозиция активларына өлешебез булып тора. Аны урласалар, ризасызлык белдерергә сәбәп бар. Ә аны беркемгә дә бирмичә, өстендә утырып кына тору — ахмаклык. Печән чүмәләсендәге эт кебек."

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Искәндәр Ясәвиев, социолог: "Минемчә, Конституцияне үзгәртү турында тавыш бирү — бары бер кеше, Владимир Путин мәнфәгатьләрен кайгыртып оештырылган җинаятьчел спектакль. Аның процедурасы хәрәмләшү һәм фальсификацияләргә юл ачкан өчен генә түгел, ә тавыш бирүне пандемия чорында уздырып күпмедер кешене COVID-19 йоктыруга һәм үлемгә дучар иткән өчен дә җинаятьчел ул. Мин бу спектакль-җинаятьтә катнашырга ярамый диючеләрне хуплыйм."

Владимир Милов
Владимир Милов

Владимир Милов, икътисадчы, сәясәтче: "Тегеләй дә болай да барыбер. Чөнки, минемчә, хакимиятнең бу процессны җәмәгатьчелек күзәтә алмаслык итеп оештыруы тикмәгә генә түгел. Алар хәтта нормаль исәп-хисап белән мәшәкатьләнеп тә тормаячак, кичен чыгачак та, алдан әзерләнгән нәтиҗәне игълан итәчәк дип саныйм.

Гомумән алганда, бу вакыйганың әһәмиятен арттырып күрсәтүчеләр белән килешмим: сәяси системда әллә ни үзгәреш булмаячак, хәтта бу тавыш бирүдә хакимият җиңелгән очракта да берни булмаячак, Путинның узган президентлык мөддәтләрен сызып ташлауны парламентта тавыш бирү аша уздыра алалар.

Бездә нормаль сәяси тормыш юк, ә Пунның мөддәтләрен сызып ташлау күпләрнең ачуын чыгарды. Шуңа күрә кайберәүләр хәзер бу тавыш бирүгә шулай җитди карый. Ә чынлыкта игътибар итәргә кирәкле нәрсә шул — мондый авторитар хакимиятләр киң халык катлауларының яклавын югалткач кына китә. Без инде шул якка таба бара башладык, әмма әле җитәрлек түгел, шуңа күрә хәзер иң мөһиме — халык белән эшләү һәм оппозициянең таяныч нигезен киңәйтү. Конституцияне үзгәртү турында тавыш бирү узып китә торган нәрсә, мондый нәрсәләр күп булыр әле, алар үзләре генә бернине дә үзгәртми. Үзгәрешләр халыкның күпчелеге хакимияткә оппозиция ягына күчкәч башланачак."

Аббас Галләмов
Аббас Галләмов

Аббас Галләмов, политолог: "Минемчә, барырга кирәк. Ул нәтиҗәгә тәэсир итәчәк дип түгел. Юк, уен кагыйдәләре шундый итеп билгеләнгән ки, нәтиҗәгә тәэсир итеп булмаячак. Күбрәк булып бару сәясәттә, сәяси процесста катнашудан читләшмәү өчен кирәк. Җәмгыятьнең сәяси тормышта катнашуы бик мөһим. Бу — соңгы бәрелеш түгел, бу — тактик көрәш. Төп бәрелеш Дума сайлауда һәм аннан соң президент сайлауда булачак."

1 июньдә Русия президенты Владимир Путин 25 июньнән 1 июльгә кадәр Конституцияне үзгәртү турында илкүләм тавыш бирү уздыру турында фәрман имзалады. Үзгәртелгән Конституциядә менә болар каралган:

  • Урыс теле дәүләт коручы халык теле булып таныла. Урыс теленә дәүләт теле дәрәҗәсеннән тыш өстәмә өстенлекле статус бирелә. Моны ике төрле аңлап була – (1) дәүләт коручы халык теле дигәне урысларны гына дәүләт коручы итеп таный һәм башка милләтләрне икенче сортлы итеп калдыра, йә инде (2) Русиядәге башка милләтләр дә дәүләт коручы икән – алар үзеннән-үзе урыстелле булырга тиеш килеп чыга, чөнки Конституциягә шундый текст кертелә.
  • Русиядә җирле үзидарә системы көчсезләнәчәк. Федераль хакимият урындагы вак-төяк мәсьәләргә дә тыкшыну юлларын арттыра.
  • Яңа үзгәрешләрдә "федераль территорияләр" булдыру мөмкинлеге турында әйтелә. Федераль хөкүмәт берәр төбәкне үзе өчен аеруча әһәмиятле дип таба икән, аны республикадан аерып анда үзенең туры идарәсен кертә ала. Мисал өчен, Казанны – Татарстаннан, Уфаны – Башкортстаннан аерып.
  • Русия – дөньяви дәүләт, бу принцип Конституциядә саклана, әмма анда Аллага (Бог) ышану турында сүзләр кертелә. Православ клерикаллар моны күптән таләп итеп килде.
  • Хакимият өчен иң мөһим үзгәреш нинди? Анысы Путин язмышына бәйле – ул президент кабат сайлана алачак: 2024 елда да, 2030 елда да. Путин хакимияттә 2036 елга кадәр кала ала. Ә Русия белән идарә итүне ул 1999 елда башлады.
  • Президентка (ягъни Путинга дип аңларга кирәк) гомерлек иминлек вәгъдә ителә. Президент тели икән, Конституция һәм Югары мәхкәмә хөкемдарларын урыныннан алачак, премьер-министрны эштән азат итә ала. Парламентның вето хокукына карамастан, ул теләсә кайсы канунның канунилыгын да тикшертә ала.
XS
SM
MD
LG