Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституциясен үзгәртү: татар яшьләре ни уйлый?


Русиядә Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирү башланды. Азатлык яшь татар иҗатчыларының моңа карата фикерен белеште.

Бүген Русиядә Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирү чарасы башланды. Ул бер атна дәвам итәчәк һәм 1 июльдә тәмамланачак.

Үзгәрешләр гамәлгә керсен өчен тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан күбрәге аларны хупларга тиеш. Күпме кешенең тавыш бирүе мөһим түгел.

Үзгәрешләр арасында Владимир Путинның президент мөддәтләрен "нульләштерү" дә каралган. Бу үзгәреш гамәлгә кергән очракта, ул тагын ике тапкыр президентлыкка намзәт булырга һәм хакимияттә тору вакытын 2036 алга кадәр озайтырга мөмкинлек алачак.

Русия Конституциясен үзгәртү нәрсәгә китерәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

Шулай ук анда урыс телен дәүләт коручы халык теле итү карала. Ягъни, урыс теленә дәүләт теле дәрәҗәсеннән тыш өстәмә өстенлекле статус бирелә.

Дөнья татар яшьләре форумы Русия Конституциясендә урыс телен дәүләт коручы халык теле дип билгеләүне кире кагарга чакырып Русия Думасы депутатларына мөрәҗәгать иткән иде.

Азатлык 25 июнь башланган тавыш бирүгә алдынгы татар яшьләренең, яшь иҗатчыларның фикерләрен белеште.

Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

Нурбәк Батулла, актер, биюче:

— Әйе, мин тавыш бирергә барам һәм каршы тавыш бирәм. Чөнки син тавыш биреп үз позицияңне белдермәсәң, зарлану килешмәс. Әгәр дә син катнашмасаң, синең киләчәктә илдә барган сәясәткә кагылышлы үз фикереңне белдерү хокукың юк.

Ни өчен каршы тавыш бирәм дигәндә, мин бу мәсьәләне бик тирән өйрәндем, Конституциягә үзгәрешләр кертүне хупламыйм, чөнки Конституция үзгәртү дигән әйбер ул "өченче дөнья" илләренә генә хас. Африка илләре, Бурунди, Беларус кебек илләргә. Бу минем өчен бик көчле дәлил булды. Минем өченче сортлы илләр рәтенә керәсем килми, прогрессив илдә яшисем килә.

Конституциягә кертелгән үзгәрешләр хәзерге безнең президентыбызга 2036 елга хәтле президент булып калырга мөмкинлек бирә. Мин анда 50дән узган булам. Аңлап яшәгән гомерем бер президент астында үтәчәк. Мин аны теләмим, мин үзгәрешләр телим.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

Айдар Шәйхин, укытучы, "Гыйлем" порталы җитәкчесе:

— Мин үзем барып тавыш бирергә җыенам. Ни өчен дигәндә, бармауга караганда, барып тавыш бирү хәерлерәк дип саныйм. Кешенең килеп, савытка салган бюллетенен бозу, юкка чыгару авыррак дип уйлыйм, ә инде килмәгән кеше бюллетенен, кирәкле урында тамга куеп, савытка салу җиңелрәктер. Үземнең дә сайлауга әзерләнгән, "Бердәм Русия" өчен тамгалар куелган йөзләп сайлау кәгазе өемен күргән бар. Шуңа барып тавыш бирү хәерлерәк дип саныйм.

Үзгәрешләргә килгәндә, әлбәттә, алар кабул ителәчәк. Иманым камил, бу тавыш бирүдә күпчелек "әйе" дип тавыш бирәчәк. Күп кенә үзгәрешләр ил төзелеше, хөкүмәт төзелеше структурасына, вәкаләтләргә карый. Шул ук вакытта идеологик мәсәләләр дә бар, алар бәлки минуты-секунды белән безгә кагылмаска да мөмкин, ләкин алар соңгы ун елда барган төрле хәлләрнең, агымнарның нәтиҗәсе булып тора. Шушы ягы мине бик борчый.

Бу тавыш бирүнең төп мәгънәсе бер генә әйбергә кайтып кала: Путинның хакимиятен һәм ул төзегән режимының ныклыгын тәэмин итү. Мин боларны безгә кирәкле, файдалы үзгәрешләр дип күрмим. Без эшли алган бердәнбер әйбер: сайлауга барып, "юк" дип тавыш бирергә. Күпчелек кеше дә "юк" дисә, барыбер күпчелек хуплады диячәкләр, ләкин бу һичьюгы көчле сигнал була алыр иде.

Татар-башкортка килгәндә, урыс теленә дәүләт коручы халык теле статусы бирелү мәсәләсен барысы да белә, моның хакта барысы да сөйли, әлбәттә. Бу безне икенче сортлы итеп күрсәтү дип бәялим. Ләкин, минемчә, тагын да куркынычрак булганы: Конституциядә халыкара хокуктан читләшү дигән үзгәреш татар-башкортка үзен яклау-саклауда зур зыян китерә ала. Без барыбер күпмедер дәрәҗәдә халыкара институтларга таяна ала идек, аларга мөрәҗәгать итә ала идек. Хәзер бу юнәлешне чикләү безгә куркыныч тудыра ала.

Радик Мусин
Радик Мусин

Радик Мусин, рәссам, музыкант:

— Мин бер тапкыр да Конституцияне укып караганым булмады, яңа үзгәрешләрнең дә юридик мәгънәсен аңламыйм. Сәясәттә көчле түгелмен. Әгәр халыкның хокукларын бозмый икән, бу үзгәрешләрне хуплыйм, әмма үзем тавыш бирергә бармаячакмын.

Туфан Имаметдинов
Туфан Имаметдинов

Туфан Имаметдинов, режиссер:

— Мин бу тавыш бирүдә катнашмыйм, чөнки Татарстанда түгелмен, Казанга 4 июльдә генә кайтам. Дөресен әйткәндә, барасы да килми. Анда тулаем барлык үзгәрешләргә генә тавыш биреп була. Ә мин күп кенә үзгәрешләргә каршы. Пенсияләрне индексацияләү, түрәләргә чит ил ватандашы булуны тыю кебек үзгәрешләрне хуплыйм. Халык сайлаган икән, ул түрәләр башка илгә буйсынмаска тиеш. Һәрбер аерым үзгәреш өчен аерым тавыш бирү булырга тиеш. Бик серле тавыш бирү бу. Бу тәкъдим ителгән үзгәрешләр турында башта киңкүләм мәгълүмат чараларында, интернетта халык белән киңәшләшү кирәк иде, ә кайбер үзгәрешләрне халыктан сорап тормыйча комиссия генә җыеп үзгәрешләр кертү бик тә сәер. Ул үзгәрешләр аларны тәкъдим иткән һәм үзләре үк хуплаган кемгәрнеңдер мәнфәгатьләрен күздә тотып кертелә дип уйлыйм.

Рәдиф Кашапов
Рәдиф Кашапов

Рәдиф Кашапов, журналист, музыкант:

— Конституциягә тавыш бирергә барачакмын, чөнки мин мөмкинлек булганда һәрвакыт сайлауларга йөрергә тырышам.

Конституция үзгәрешләренә килгәндә, президент мөддәтләрен "нульләштерү", гаилә темасыннан кала, иң борчу уятканы – "дәүләт коручы халык". Тарихтан күренгәнчә, Русия җирлегендә электән үк федераль дәүләтләр корылган, шулай итеп без Алтын Урда – Русия җебен дәвам итә алабыз. Бөек Яса принциплары, халыклар, диннәр, гаиләләр төрлелеге, минемчә, ул кеше иреклеге принциплары, алардан ваз кичеп булмый.

Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

Эльмир Низамов, композитор:

— Тавыш бирергә барам, бу безнең ил, безнең Конституция бит, ул безгә кагыла, без анда катнашырга тиешбез. Әлегә анда кертеләчәк үзгәрешләр белән тулысынча танышмадым, укып чыгасы булыр инде. Һәрбер үзгәреш өчен аерым тавыш бирү мөмкинлеге бирү дөресрәк булыр иде дип уйлыйм. Чөнки мин кайбер үзгәрешләр белән килешәм, кайберләре белән килешмим. Ә безгә йә барысын да хуплау, йә барысын да кире кагу мөмкинлеге генә бирелә. Мәсәлән, Конституциядә урыс теленә өстенлек бирүне хупламыйм. Анда шулай ук дәүләт коручы халык дип урыслар гына атала. Ә без кем соң алайса? Без дә шул дәүләтне тәшкил итәбез бит. Төрле милләтләргә бай булган илдә мондый нәрсәне аңлап бетерә алмыйм. Ул сүзләр артында нәрсә булганын, аның ни өчен кирәк булуын безгә беркем дә аңлатмый. Ул үзгәрешләрнең нинди максат белән кертелүен, үзгәреш кертелмәсә, нинди проблемнар чыгачагын аңлатып бирсеннәр иде. Бик күпләр минем кебек үк аңлап бетерә алмыйдыр дип уйлыйм. Бу үзгәрешләрнең нәтиҗәләре тиз генә күренмәс, әмма киләчәктә чагылыр дип уйлыйм.

Айнур Сафиуллин
Айнур Сафиуллин

Айнур Сафиуллин, актер, режиссер, театраль педагог:

— Мин тавыш бирүдә катнашу өчен теркәлмәдем, шуңа күрә бармаячакмын. Үзгәрешләргә каршы тавыш бирергә җыенган идем. Ачыкча әйтәм, мин ул үзгәрешләр белән танышып чыкмадым. Әмма бер кешенең хакимияттә шул кадәр озак утыруы ил өчен яхшы булмавын аңлыйм. Бу үзгәрешләр кертелсә дә, берни үзгәрмәячәк, бары президентның вәкаләтләре генә артачак һәм ул үзенең тоталитар структурасын тагын да ныгытачак кына. Бу илдә нәрсәне дә булса үзгәртеп булуына ышанмыйм. Шулай да, бу төшенке кәефкә карамастан, ризасызлыгымны белдерергә, бу уенда катнашырга теләмим дип әйтәсе килә. Шулай фикерләүче һәр кеше аны социаль челтәрләрдәме, ничек тә булса ачык итеп белдерергә тиеш.

Русия Конституциясен үзгәртү турында казаннар фикере
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

XS
SM
MD
LG