Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 800дән арткан


Ике атна дәвамында үлемнәр күрсәткеч 799 тирәсе торганлыктан, хакимият статистиканы яшерергә мөмкин дигән шикләр йөрде.

Русиядә коронавирустан үлүчеләрнең тәүлеклек саны беренче тапкыр 800дән артып китте. Хакимиятнең рәсми саннарына караганда, соңгы тәүлектә илдә COVID-19 йоктырган 808 кеше үлгән. Ике атна дәвамында бу күрсәткеч 799 тирәсе торды. Шунлыктан хакимиятләр статистиканы яшерергә мөмкин дигән шикләр барлыкка килде.

Коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматларына караганда, 12 август иртәсенә Русиядә коронавирус йоктыруның 21 932 орчагы расланган. 20 195 кеше терелеп чыккан. Пандемия башыннан 6,5 миллионан артык кеше коронавирус йоктырган, 168 меңнән артыгы әлеге чирдән үлгән.

COVID-19 йоктыручылар һәм аннан үлүчеләрнең рәсми саннары Башкортстанда да арта. Соңгы тәүлектә анда тугыз кеше үлгән, моңа кадәр 10 кеше вафат булган иде. Пандемия башыннан корбаннар саны 875кә җитте. Узган тәүлектә барлыгы 271 кеше ковид йоктырган. Авыр хәлдә ятучылар саны да арта. 12 августка Башкортстанда 60 кешенең хәле авыр дип билгеләнә, сигез кеше үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган.

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 50 очрагы рәсми теркәлгән, ике кеше үлгән. Пандемия башыннан коронавирустан үлүчеләр саны 642 булды.

Югары даирәләрдә утыручы түрәләр дә пандемия белән бәйле реаль вазгыятьнең авыррак, үлүчеләр һәм чирләүчеләр санының күбрәк булуын әледән-әле танып тора. Демографлар былтыр март аеннан башлап артык үлемнәр саны 630 мең кеше тирәсе дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Playкибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG