Русиядән таможняда күрсәтелмичә чыгарыла торган тауарлар күләме быелның беренче яртыеллыгында узган елдан 61 процентка артыграк булган, һәм 27 миллиард долларга җиткән. Боларны "Ведомости" Федераль таможня хезмәте мәгълүматы аша белгән.
Яшерен экспорт пандемиягә кадәр булган саннарга кайткан. Барлык тауарларның 74 процентын (20 миллиард доллар) табигый газ тәшкил иткән. 2020 елда газ сатуның кимүен "Ведомости" пандемия һәм кышның җылы килүе белән аңлаткан. Русиядән газны Германия (4,9 миллиард), Төркия (2,7 миллиард) һәм Италия (1,8 миллиард) күпләп сатып ала.
Сатыла торган тауарлар ягыннан икенче урында – саклану сәнәгате, авиа- һәм көймәләр төзү продукциясе диелә. Мондый төр тауарларны сату 2021 елның беренче яртысында узган ел белән чагыштырганда 31 процентка үсеп, 4,7 миллиард доллар тәшкил иткән.
Очкычлар, корал һәм сугыш припаслары сату 4,6 миллиард доллар булган. Танк һәм БТРларны 60 миллион долларга, көймәләр һәм сугыш кораблары сату 78 миллион долларга башкарылган.
Русиядән саклану тармагы тауарларын иң күп сатып алучылар - Чехия (683 миллион доллар), Алжир (603 миллион), Кытай (488 миллион), ОАЭ (401 миллион) һәм Һиндстан (205 миллион доллар).
Шул ук вакытта Русиянең чит илдән яшерен кертелгән тауарлары күләме дә 40 процентка арткан (4,8 миллиардтан 6,8 миллиард долларга кадәр). Русия нигездә АКШ, Франция һәм Канададан сивил очкычлар һәм аларның өлешләрен сатып алган.
"Ведомости" санап чыгарганча, 2019 елда Русиядәге һава ширкәтләре 87 Airbus, Boeing һәм Bombardier очкычлары, 2020 елда — 41 очкыч, ә 2021 ел гыйнвар-июль айларында 58 очкыч сатып алган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Playкибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!