Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һипертавыш технологияләре програмы кураторы дәүләт хыянәтендә шикләнелә


Русия президенты Владимир Путин һәм ФСБ җиәкчесе Александр Бортников

Куранов җитәкчелегендә һәм катнашында "Аякс" һипертавыш очкычы әзерләнә һәм һипертавыш технологияләренең төп юнәлешләре өйрәнелә. 

ФСБ хезмәткәрләре "Һипертавыш системнары фәнни-тикшерү оешмасы" баш мөдире, баш конструкторы Александр Курановны дәүләт хыянәте эше нигезендә тоткарлаганнар. Бу хакта хокук саклау оешмаларындагы чыганакларына сылтанып ТАСС хәбәр итә. Тикшерү мәхкәмәдән аны сак астына алуны сораган.

Александр Куранов —техник фәннәр докторы, Петербур дәүләт политехника университеты профессоры, "Ленинец" холдингына кергән оешма баш мөдире һәм баш конструктуры. 1985 елда холдинг җитәкчесе итеп "Бердәм Русия" баш шурасы секретаре Андрей Турчакның әтисе Анатолий Турчак билгеләнгән иде. Хәзер ул холдинг ширкәтенең президенты булып тора, ә баш мөдир вазифасында өлкән улы Борис Турчак.

Куранов җитәкчелегендә һәм катнашында "Аякс" һипертавыш очкычы әзерләнә һәм һипертавыш технологияләренең төп юнәлешләре өйрәнелә.

  • 2021 елның апрелендә дәүләт хыянәтендә гаепләнгән Русия галиме, физик Виктор Кудрявцев үлде. 74 яшьлек галим физик һәм аның укучысы Роман Ковалев 218 елда кулга алынган иде. Аларны Брюссельгә һипертавышлы технологияләр тапшыруда гаепләделәр. Галимнәр гаепләүне кире какты.
  • Бер ел да ике айдан соң Кудрявцевның яман шеше көчәеп китү сәбәпле, аны йорт сагында күчерделәр. Соңрак ФСБ җинаять эшен тикшерүне туктатып торды, чөнки галим чире аркасында тикшерү эшләрендә катнаша алмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG