Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Путинның "илкүләм проектлары" өчен сатып алуларның һәр икенчесендә канун бозу табылган


Бу нигезсез бәяләрне арттыру һәм алыпсатарларның картель килешүләренә бәйле. Хәзер Татарстанның бер министрлыгы алыпсатарлар белән килешеп бәя арттыруда шикләнелә.

Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе Путинның "илкүләм проектларын" тормышка ашыру вакытында һәр икенче тикшерүдә канун бозулар тапкан. Бу хакта бүген идарәнең җитәкче урынбасары Алмаз Яфизов матбугат очрашуында белдерде. Ул 2021 елда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсе белән таныштырды.

"Татарстан идарәсе тарафыннан "илкүләм проектлар" кысаларында 94 сатып алулар тикшерелде. Шуларның 52 очрагында канун бозулар табылды", диде ул.

Канун бозулар арасында бәяләрне нигезсез арттыру һәм алыпсатарларның картель килешүләре бар.

"2021 елда Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгына янгын сүндерү машиналарын саткан Мәскәү ширкәтләренә карата эш тәмамланды. Тикшерү барышында ике оешма картель килешүе төзеп, аукционда катнашкан. Сатып алуларның гомум суммасы 660 млн сум тәшкил иткән. Алар 3,5 млн сумга административ җәзага тартылды. Анда катнашучыларның берсе килешеп бәя арттыруларын таныды. Хәзерге вакытта тагын берничә картель килешүе тикшерелә. Татарстанның бер министрлыгы һәм алыпсатар арасында килешү төзелүдә шикләнәбез. Бу мәгълүматны хокук саклау оешмалары белән ачыкладык. Якын киләчәктә бу хакта сөйләрбез", диде Алмаз Яфизов.

Иң күп канун бозулар мәгариф өлкәсендә ачыкланган. Икенче урында юллар төзү һәм төзекләндерү өлкәсендә. Монополиягә каршы хезмәте төзегән беркетмәләрдән 4 млн 200 мең сум бюджетта калган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG