Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иглин районы үзәк хастаханәсенә 18 яңа табиб кабул ителәчәк


Яшь белгечләрне районга Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы җибәргән. 

Башкортстанның Иглин районы үзәк хастаханәсенә 18 яшь табибны эшкә урнаштырырга планлаштыралар. Элегрәк бу хастаханәдән бер ел эчендә 15кә якын табиб эштән киткән иде.

Бу хакта Азатлыкка Башкортстанның "Действие" төбәкара медиклар һөнәр берлеге координаторы Антон Орлов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, белгечләрне Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы табып җибәргән.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Иглин районы үзәк хастаханәсенә ашыгыч ярдәм бүлегенә өч фельдшер эшкә кергән, сентябрь ахырына кадәр тагын 15 яшь табиб киләчәк. Министрлык Иглингә ординаторлар һәм максатлы програм белән укып тәмамлаган белгечләр җибәрә.

Элегрәк Антон Орлов Иглин районы үзәк хастаханәсеннән дистәдән артык терапевт табибларның эштән китүе турында белдергән иде. Аның сүзләренчә, моңа пандемиядә табибларның эшләре бермә-бер артуы, ә хезмәт хакының элеккечә калуы сәбәп булган. Һөнәр берлеге вәкиленең әлеге белдерүеннән соң Иглин хастаханәсенең баш табибы Жанна Карунас интернетта аңлатма белән чыкты. Ул Орловның табибларның Иглин район үзәк хастаханәсеннән эштән китүе турындагы белдерүдәге фактлар дөреслеккә туры килми дип әйтте. Карунас сүзләренчә, 2021 елда барлыгы ике участок терапевты гына эштән киткән һәм бер яңа хезмәткәр кабул ителгән.

"Миңа башта 19 кешедән 13 кеше китүе турындагы мәгълүматны җиткерделәр. Әмма ул 2020-2021 елга китерелгән мәгълүмат булды кебек. Пандемия башлану белән терапевтларга эш күләме нык артты һәм аларның шул ук хезмәт хакына эшләргә түземлекләре җитми. Айлык хезмәт хаклары 27 мең сумнан артмый иде. Алар тәүлегенә 12шәр сәгать эшләде. Өстәмә сәгатьләр өчен акчалар түләнмәде. Бу түбән хезмәт хакына эшлисе килмичә табиблар эштән китә башлады. Менә узган атнада тагын ике табиб китте", дип сөйләгән иде Азатлыкка Орлов.

"Действие" төбәкара медиклар һөнәр берлеге шушы хәлләрне тикшерер өчен, прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Июль ахырында Иглин хастаханәсендә 18 генә табиб эшли иде, шуларның дүртесе декрет ялында.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG