Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әнкарада Төрки халыклар дуслыгы фонтаны проекты кысаларында уйгырлар турында сөйләячәкләр


 Роза Корбан
Роза Корбан

Төрле халыклар турында видеоконференцияләр атна саен уза.

15 август көнне Әнкарада Төрки халыклар дуслыгы фонтаны проекты кысаларында "Көнчыгыш Төркестан проблемнары" дигән видеоконференциядә Евразия федерациясе президенты Исмаил Җенгиз чыгыш ясаячак. Ул уйгырларның бүгенге хәле турында сөйләячәк. Бу инде проект кысаларындагы уникенче конференция.

Әлеге проект президиумы әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан Азатлыкка әйтүенчә, бу конференцияләрдә төрки дөнья вәкилләре үз яшәешләре, проблемнары белән таныштыра.

"Моңа кадәр кырымтатар, чечен, гагауз һәм башка халык вәкилләре чыгыш ясады. Төрле сораулар бирелде", диде ул.

Роза Корбан сүзләренчә, татарларга да Төркиядә үзләрен таныту өчен күбрәк эшләргә, төрле платформаларны җәлеп итәргә кирәк.

"Чөнки Төркиядә кырымтатарларны яхшы беләләр, ә Казан татарларын белүче аз, гәрчә Кемал Ататөрек Төркия җөмһүриятен булдырганда янында шактый гына татарлар да ярдәм иткән. Ун ел дәвамында "Казан" дигән журнал чыккан, әмма барыбер белмиләр. Казан татарлары үзен танытмаса беркем дә безне якламаячак. Үз эчебедә генә йомылып ята алмыйбыз", ди ул.

Роза Корбан үзе татарлар турында төрле журналларда мәкаләләр язуга игътибар бирә. Август аенда Төрки дөнья тикшеренүләр фонды тарафынннан чыгарылган "Төрки дөнья тарих һәм мәдәният" журналында ул язучы Тәүфикъ Әйди турында мәкалә бастырган.

"Бу журнал 1987 елдан бирле чыгып килә. Һәр ай Истанбулда биш мең тираж белән басыла. 2020 елның башыннан бирле ай саен "Идел-Урал зыялылары" дигән бер серия язып киләм.

Август аенда Тәүфикъ Әйдинең тууының 80нче елы мөнәсәбәте белән яздым. Төркиядәге татарлар аны яхшы белә, чөнки Тәүфикъ Әйди 90нчы елларда Истанбул, Кутахья һәм башка шәһәрләрдәге татарлар янында булып сәяхәтнәмәләр язган. Төркиядә Евразия язучылар берлеге дә Әйдинең хикәяләр китабын чыгарга тиеш дип ишеткән идем. Моны берлек рәисе Якуп Өмәруглы раслады ", диде ул.

АКШның Мичиган университеты профессоры Тимур Коҗауглы Тәүфикъ Әйдинең "Елан угы" дигән китабында Боһара җөмһүрияте, андагы Казан татарлары, үзенең әтисе Oсман Коҗауглы турында да язуын әйтә.

Роза ханым Корбан шулай ук июльдә Әнкарада узган "Урамда-сәнгать" дигән очрашуда да булып татарларның тирән тарихлы, мәдәниятле бер халык булуын искә төшергән, үз китаплары белән таныштырган.

"Анда 70тән артык язучы, рәссам катнашты. Казан татарларының тирән тарихлы, мәдәниятле бер халык булуын искә төшердем", диде ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG