Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Русиянең янгын сүндерү очкычы казага юлыккан


Төркиядәге янгыннар
Төркиядәге янгыннар

Очкыч урман янгыннарын сүндерер өчен Русиядән арендага алынган булган.

Төркиянең Кахраманмараш төбәгендә – Адана шәһәре янында Русиянең янгын сүндерә торган Бе-200 амфибия-очкычы казага юлыккан. Очкычта 8 кеше булган. Исән калучылар юк.

Төркия урман хуҗалыгы идарәсе хәбәр иткәнчә, казага юлыккан очкычта сигез кеше булган. Шуларның бишесе – Русиялар, өчесе – Төркия ватандашлары. Төрекләр арасында илнең урман хуҗалыгының баш идарәсе хезмәткәре һәм Төрек авиация берләшмәсе хезмәткәре булган.

Очкыч урман янгыннарын сүндерер өчен Русиядән арендага алынган булган. Русиянең саклау министрлыгы Төркиядә Бе-200 очкычының казага юлыканнын раслады. Һәлакәт сәбәпләрен ачыклау өчен министырлык Төркиягә комиссия туплап җибәргән.

Урман янгыннары Төркиянең Манагват курорт шәһәреннән ерак түгел урманда июльда башланды. Ул вакытта төбәктә 40 градуслы эсселек хөкем итә иде. Урманнар янында урнашкан йортлар, теплицалар, басулар, машиналар янды. Кайбер авыллардан кешеләр эвакуацияләнде. Соңрак Анталия төбәгендә башланган янгыннар Мугла вилаятенә барып җитте. Урман янгыннары Мәрмәрис һәм Ичмелер шәһәрләре янында да теркәлгән. Моннан тыш, Бодрум тирәсендә дә урманнар яна. Мәрмәристәге отельләрдән туристлар эвакуацияләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG