Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Әфганстанда гаскәрен вакытлыча 6 мең кешегә кадәр арттыра


Талиблар президент сараенда
Талиблар президент сараенда

Әфганстандагы АКШ ватандашларын һәм АКШ белән хезмәттәшлек иткән әфганнарны эфвакуацияләүгә ярдәм итү өчен хәрбиләр саны арттырыла.

Пентагон Кабул һава аланы тирәсендә иминлек шартлары начараю сәбәпле Әфганстанда контингентын 6 мең гаскәригә кадәр арттыра, алар АКШ ватандашларын һәм АКШ белән хезмәттәшлек иткән әфганнарны илдән чыгаруда ярдәм күрсәтергә тиеш була. Бу турыда "Америка авазы" АКШ президенты Джо Байден хакимиятендәге аноним чагынакка сылтанып яза.

Якшәмбе Әфганстан кешеләре Кабулдагы Хәмид Карзай исемендәге халыкара һава аланы тирәсендә атыш тавышлары ишетүләрен хәбәр иткән. АКШ хәрбиләре һәм АКШ белән хезмәттәшлек итүчеләр шушы һава аланыннан эвакуацияләнә.

Якшәмбе Кабулның яңа администрациясе шәһәрдә комендант сәгате кертелүен хәбәр итте, ул 21.00дә башлана диелде.

Кайбер хәбәрләргә караганда, Әфганстанда хәлләрне җайга салу өчен Координация шурасы булдырылган. Ул җәмәгать транспорты, дәүләт оешмалары эшеннән туктау, талиблар элек яулап алган провинцияләрдән качакларның Кабулга килүләре белән бәйле хаосны бетерү белән шөгыльләнәчәк. Координация шурасына Килешү югары шурасы рәисе Абдулла Абдулла, Ислам фиркасе җитәкчесе Гөлбеддин Хикмәтъяр һәм 2004-2014 елларда Әфганстан президенты булып торган Хәмид Карзай кергән диелә.

"Эхо Москвы" хәбәр иткәнчә, Русиянең Кабулдагы илчелеге сүзчесе шәһәрдә хәлләр чагыштырмача тыныч дип сөйләгән. Русия илчелеге яңа хакимият белән хезмәттәшлек итәргә әзерлеген әйткән.

Кабул һава аланында атыш тавышлары ишетелгәннән соң, АКШ үзенең андагы ватандашларына ышык урыннарга качарга кушкан. Хәзерге вакытта һава аланында Көнбатыш илләр контингенты калдыклары тупланган, шулай ук Әфганстаннан китәргә теләүчеләр җыелган. Һава аланыннан сивил рейслар туктатылды, бары хәрби очкычларга гына очарга рөхсәт ителә диелә.

15 август көнне "Талибан" (Русиядә террорчылык оешмасы дип танылган һәм тыелган) хәрәкәте Кабулга керүен һәм Әфганстанны тулысынча үз кулына алуын белдерде. Президент Әшраф Гани илдән киткән дип хәбәр ителә.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG