Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан татары: "Талибан астында калган туганнарым өчен борчылам"


Талибан сугышчылары Лагман вилаятендә, 15 август 2021

Әфганстанда Талибан хәрәкәте бар илне үз контроленә алуын белдерде. Президент Әшраф Гани илдән китте. Әфганстаннан Русиягә укырга килгән татарлар илдә калган туганнары өчен борчыла. Алар Азатлыкка туган якларына кайтырга теләмәве, Русиядә калырга теләүләре турында сөйләде.

Cоңгы тәрәккыят

  • 15 август якшәмбе көнне Талибан хәрәкәте (Русиядә террорчы дип танылган һәм тыелган оешма) башкала Кабулга керде һәм бар илне үз контроленә алуын белдерде.
  • Медиа чаралары Кабулда сугыш һәм көч куллану булмаган дип хәбәр итә. Талибан җитәкчелеге көч кулланмаска, илдән китәргә теләүчеләргә китү мөмкинлеге бирергә кушкан диелә.
  • Әфганстан президенты Мөхәммәт Әшраф Гани һәм тагын берничә югары рәсми илдән киткән.
  • Кабулдагы президент сараенда хөкүмәт әгъзалары һәм Талибан вәкилләре сөйләшүләр узуы турында хәбәр ителә.

Талибан

Талибан (пушту телендә طالبان — студентлар, мәдрәсә укучылары) — 1994 елда Әфганстанда пуштуннар арасында барлыкка килгән ислам хәрәкәте.

  • 1996 елдан 2001 елга кадәр Әфганстанда ("Әфганстан Ислам Әмирлеге") һәм 2004 елдан Пакстанның төньягындагы Вәзиристанда ("Вәзиристан Ислам Дәүләте") идарә итә.
  • Әфганстан Ислам Әмирлеген дипломатик рәвештә өч кенә ил таный: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны.
  • 2021 елның язында АКШ Әфганстаннан гаскәр чыгару турында игълан иткәннән соң, Талибан әфган армиясенә каршы һөҗүм итә башлый һәм август аена илнең зур өлешен контрольгә ала.
  • 15 августта Талибан илне тулысынча үз кулына алуы турында игълан итә.
  • 2003 елда Талибан БМО Иминлек шурасы һәм Русия Югары мәхкәмәсе тарафыннан террорчы оешма дип таныла.

Әфганстанда хакимият Талибан кулына күчкәннән соң алга таба нәрсә көтәргә? Җирле халыкның, шул исәптән татарларның Талибанга мөнәсәбәте нинди?

Әфганстан татарлары

Әфганстандагы соңгы хәлләр турында бу илдән Русиягә укырга килгән ике татар егете Таҗетдин Сакиб Татар һәм Корбанназар Назәри Татар белән сөйләштек. Алар икесе дә Саманган вилаятендә туып үскән. Егетләр әйтүенчә, бу төбәктә татарлар шактый, тик алар төгәл саннарны китерә алмады.

Саманган вилаяте Әфганстанның төньягында урнашкан. Башкаласы – Айбак. Төбәктә 438 мең кеше яши, күпчелеге таҗиклар (65%), үзбәкләр (30%), калган 5% – хаҗарлар, пуштуннар, гарәпләр, татарлар.

Таҗетдингә 24 яшь, Корбанназарга – 28 яшь. 2018 елда Русиягә белем алырга килгәннәр. Әстерхан дәүләт техник университетында укыйлар, Таҗетдин электроэнергетика һәм электротехника, Корбанназар – архитектура факультетында белем ала. Егетләрне укырга Әфганстан хакимияте җибәргән, алар дәүләт программы нигезендә укыйлар, тагын ике еллары калган.

Таҗетдин дә, Корбанназар да үзләрен татар дип саныйлар. Алты ел элек үз фамилияләренә "Татар" сүзен өстәп куйганнар, бу документта да теркәлгән. "Татар булуым белән горурланганга күрә фамилиямә Татар сүзен өстәдем", дип аңлата Таҗетдин. Аның Instagram битендә дә татарча, фарсыча һәм урысча "Мин – Әфган татары, ләкин иң элек мин – татар. Татар булуым белән горурланам", дип язылган.

"Әти-әниләр безгә кечкенәдән татар икәнебезне әйтеп үстерде. Кызганыч, бабаларыбызның Татарстанның кайсы җирлегеннән килгәнен без дә, алар да белми. Әмма үземнең килеп чыгышымны табасым килә", ди Таҗетдин.

Таҗетдин Сакиб Татар
Таҗетдин Сакиб Татар

Корбанназар да Азатлыкка фамилиям элек-электән Татар дип аңлата. "Без яшәгән урында күпчелек кешенең фамилияләрендә Татар сүзе бар. Документларда шулай. Русиягә укырга дип киткәндә чит ил паспорты ясатканда "Татар" сүзен фамилия итеп яздырттым. 5 ел элек әлеге паспортны алдым. Әти-әни кечкенәдән "Без – татар" дип үстерде. Без яшәгән төбәктә татарлар бик күп яши", ди Корбанназар.

Әфганстанда соңгы елларда гына милләтне аерып әйтергә рөхсәт ителде, җанисәп вакытында теләгән кеше үз милләтен күрсәтә алды. Татарның саны турында төгәллек юк, төрле кеше төрле саннар әйтә. Әфганстан татарлары, шул ук исәптән Таҗетдин белән Корбанназар да татар телен белми, үзара пуштун телендә аралаша. Ике егет тә Русиягә килеп рус телен өйрәнгән, хәзер буш вакытлары булганда алар онлайн рәвештә татар телен өйрәнәләр. Дөнья татар конгрессы атнага бер тапкыр татар дәресе оештыра. Конгресс вәкиле Ленара Кутеева әйтүенчә, күп очракта Әфганстан белән элемтә начар, интернет әкрен эшли, өзелә, шуңа дәрес яздырыла. Кайчак 20 кеше дә укый, кайчак 10 яки 5.

Таҗетдин Сакиб Татар да мөмкинлек булганда дәресләргә кушыла. Татар телендә сөйләшәсем килә ди ул, әлегә рус телендә аңлаша. Ул Әфганстанга кайтырга ашыкмый, аның белем аласы килә, магистратурага керергә тели. Кайчан кайтыр, анда эш булырмы – әйтә алмый, әмма Әстерханда белем алу ягыннан да, яшәү ягыннан да уңайлырак дип әйтә ул. Сәбәпләре аңлашыла. Соңгы вакытта Әфганстанда сугыш барды. Талиблар Таҗетдинның туган ягы Саманганны да яулап алды.

"Укып бетергәч монда калсам, минем өчен яхшырак булачак, чөнки Әфганстанда сугыш бара. Талибан туган ягым Саманган һәм бар илне басып алды. Һәлак булучылар күп, ә анда минем туганнарым яши. Әлегә, шөкер, алар исән-сау, әмма көн саен алар өчен ут йотам. Алар өчен борчылам.

Талиблар килсә, эш харап. Халык аларны яратмый, алардан курка

Талиблар ни өчен һөҗүм иткәнен белмим. Ләкин Талибан җиңсә, эшләр харап. Алар белән эш итәсе, гомер кичерәсе килми. Алар белән беркемнең дә бәйләнәсе килми. Халык аларны яратмый, алардан курка. Американнар килде, китте, тормыш ничек үзгәргәнен әйтә алмыйм, бу – сәясәт ", дип сөйли Таҗетдин.

Корбанназар да Әфганстанда калган туганнары өчен борчыла. Аның анда олы яшьтәге әти-әнисе, бертуган энеләре, сеңелләре яши. Алар беркая да китә алмый.

"Әти-әни эшләми. Әтием авыл хуҗалыгында хезмәт итте. Әнием өйдә безне тәрбияләде. Без гаиләдә алты бала: ике ир бала һәм дүрт кыз. Мин – иң олысы. Өч сеңлем кияүдә. Алар беркая эшләми, укымый, балалар тәрбияли. 15 яшьлек бер сеңлем әти-әнием белән яши. ​Әфганстанда сугыш бара. Хәзер анда куркыныч. Минем туган якта яшәүчеләр хәзер бер кая китә алмый. Капкында.

Корбанназар Назәри Татар
Корбанназар Назәри Татар

Энем качып өлгерде. Аны бер ел элек Талибан кулга алып төрмәгә утырткан иде. Талибан төрмәсендә ике ай утырды. Мөмкинлек чыккач, Төркиягә китте. ​

Әти-әни минем Русиядә булуымны белдертмәскә тырыша

Әлегә телефон эшли, интернет элемтәсе бик начар. Башлыча мин шалтыратам. Әти-әни әллә ни сөйләми. Шул бер хәбәр – Талибан килде. Әти-әни минем Русиядә булуымны белдертмәскә тырыша. Талиблар минем Русиядә икәнемне белсә, алар өчен куркыныч булуы мөмкин", дип борчулылары белән уртаклаша ул.​

Корбанназар әйтүенчә, дүрт ел элек алар яшәгән Саманганда тыныч булган, мәктәпләр эшләгән, кыз балалар да малайлар кебек мәктәптә укый алган. Хәзер ничек булыр әйтә алмыйм, ди ул.

"Районда, авылда яшәүче хатын-кызлар гадәттә гаиләдә бала тәрбияли. Эшләмиләр. Шәһәрдә яшәүчеләр исә кем кайда эшли, рөхсәт ителә иде. Талибларга кадәр бар җирдә дә тыныч булды, тормыш үз көенә барды. Американнар булганда тыныч булды. Талиблар белән тормыш ничек үзгәрер – беркем дә әйтә алмый", ди ул.


Корбанназар Русиядә, бәлки, Татарстанда төпләнеп калып булыр иде дип тә уйлый.

Монда калырга телим, хәзер Әфганстанга кайту куркыныч

"Калырга телим, чөнки, әйткәнемчә, Әфганстанга хәзер кайту куркыныч. Алга таба Әфганстан башында Талибан булырмы, әллә хөкүмәт көчләреме – әйтеп булмый. Әлегә укуны тәмамларга кирәк, шул максат. Казан, Чаллы, Уфада булганда берничә татар апасы "Татар кызына өйлән дә кал", дип әйтте, татар кызына өйләнү ниятең бармы дип кызыксынды. Язмышка ни язылган бит, әмма чынында татар кызына өйләнер идем", диде ул Азатлыкка.

Егетләр әйтүенчә, Әстерханда алардан башка Әфганстан татарлары юк. Мәскәү һәм Орел шәһәрендә тагын ике Әфганстан татары бар дип әйттеләр.

Таҗетдин белән Корбанназар бу көннәрдә Идел-Урал төбәге буйлап сәяхәт итәләр. Казан, Чаллы, Уфада татарлар белән күрешә, яшәешләре белән таныша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG