Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур Казанның "Гастрономия башкаласы" исемен алырга тәкъдим итә

"Тәмле Казан" фестивалендә (архив фотосы)
"Тәмле Казан" фестивалендә (архив фотосы)

Петербург рестораннар берлеге башлыгы андый исем бәйге нигезендә бирелергә тиешлеген искәрткән.

Петербурның "Рубинштейн урамы берлеге" башлыгы Максим Жуков Казанның "Гастрономия башкаласы" дигән статусы гадел бирелмәгән дип саный. Бу турыда Жуков җәмәгать туклануы эксперт шурасы вакытында белдергән.
Казан "Гастрономия башкаласы" дигән статусын 2021 елның гыйнварында рәсмиләштергән иде.

"Мондый тауар билгесен теркәү монополиягә каршы кануннарны бозу булып тора. Кайсы да булса шәһәрне гастрономия башкаласы дип игълан итү өчен бәйге уздырылырга тиеш. Экспертлар һәм кулланучылар тавыш бирергә тиеш. Болай эшләнмәсә, бу үз-үзен атау гына булып чыга" дип аңлаткан "Фонтанка" газетына Жуков.

Шәһәрнең туризм үстерү комитеты башлыгы урынбасары Нана Гвичия брендның гаделлеген шик астыну кую матур булмас, дигән. Ул компромисс йөзеннән бушка тауар билгесе теркәргә тәкъдим иткән – мәсәлән, "кулинар башкаласы", яки "рестораннар" яисә "барлар башкаласы" дип атарга була дигән. Иң мөһиме – шул тармакта сату итүчеләр, шулай ук әлеге юнәлеш өчен җавап бирүче шәһәр оешмалары бу турыда уртак фикергә килсен, дигән түрә.

Петербург "ЮНЕСКО креатив шәһәрләре челтәре" дигән исемлеккә "Гастрономия" юнәлешендә керергә гариза биргән диелә. Казан аннан алда бу исемлеккә кергән, ул анда "Музыка" юнәлешендә урын алган.
2014 елдан бирле Казанда "Тәмле Казан" исемле гастрономия фестивале уздырылып килде. Анда, шул исәптән, милли татар ризыклары да тәкъдим ителә, тик татар теле кулланылмый. Чараны Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты оештыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG