Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим-икътисадчы, күренекле бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат


Фарсель Зыятдинов Татарстан Конституциясе кабул итү көненә багышланган митингта. 2017 ел.
Фарсель Зыятдинов Татарстан Конституциясе кабул итү көненә багышланган митингта. 2017 ел.

Аңа июньдә 84 яшь тулган иде. Ул ике ай элек инсульт кичерде.

Икътисад фәннәре докторы, профессор, академик, язучы, икътисадчы, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тәрҗемәче һәм атаклы бакчачы Фарсель Зыятдинов вафат. Бу хакта аның хатыны Венера ханымга сылтанып Татар-информ яза.

21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булып, ул хастаханәгә эләккән. Ике айга якын ул шунда яткан.

Фарсель Зыятдинов белән хушлашу 17 августта "Мәрҗани" мәчетендә узачак. Вакыты соңрак билгеле булачак.

Фарсель Сәләх улы Зыятдинов 1937 елның 1 июнендә Татарстанның Калинин (хәзер Актаныш) районы Качкын авылында туа.

Аның "Кызык дөнья" (1974), "Тагын килде язлар" (1991) балалар өчен китаплары, "Гыйльми белән Белми" (1983) хикәяләр җыентыгы, "Изге йорт" (1997) повесте, публицистик әсәрләре бар. Бакчачылык турында "Ямь һәм тәм яки безнең бакча" китабы (2010) авторы.

Фарсель Зыятдинов милли җанлы кеше булды. Аны Хәтер көне җыеннарында, Татар иҗтимагый үзәге оештырган башка кайбер чараларда күрергә була иде. 2017 елда Татарстан Конституциясе кабул итү көненә багышланган митингта чыгыш ясап, "Җир шарында кайсыдыр ил басымы астында калган, аның теле таланган берәр республика булды микән" дип татар теле киләчәге өчен борчу белдергән иде.

"Кайбер татарлар безнең балаларыбыз татарча укыса, институтларга керә алмас, аларның юллары киселер диләр. Бу - дөрес түгел. Мин үзем татар мәктәбен бетердем һәм өч институтта укыдым. Шуңа баланың максаты бар икән, бу - сәбәп була алмый. Безгә Актаныш районы Пучы авылында укыганда алман телен укытырга дип Польшадан бер поляк яһүден җибәрделәр. Ул безгә русча аңлата башлаган иде, без бернәрсә аңламыйбыз. Ул сөйли, аны тыңлаучы юк. Икенче кергәндә алман телендә аңлата башлады, аны да белүче юк. Ул бер ай эчендә татар телен өйрәнеп, чиста татар телендә безгә аңлата башлады. Татар телен өйрәнеп булмый дигән сүз дөрес түгел. Ихтыяҗ кирәк", дип сөйләде ул.

Фарсель әфәнде шулай ук икътисад темасына да матбугатта, шул исәптән Азатлыкка үз фикерләрен белдерә иде.

Татар телевиденисындә бигрәк тә атаклы бакчачы буларак күп тапшыруларда катнашты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG